Accessibility links

Казан мэриясе татар телен яклау митингына тугызынчы тапкыр рөхсәт бирмәде


Татар телен мәктәпләрдә дәүләт теле буларак укытуны таләп итеп Казанда хәтер көнендә күтәрелгән плакат
Татар телен мәктәпләрдә дәүләт теле буларак укытуны таләп итеп Казанда хәтер көнендә күтәрелгән плакат

"Азатлык" татар яшьләре берлегенең татар телен яклауга багышланган митинг уздыру турындагы белдерү хатын Казан башкарма комитеты тугызынчы тапкыр кире каккан. Бу юлы Казанда 2000 кешелек урам чарасы уздыру өчен мәйдан булмавын сәбәп иткәннәр.

Азатлыкка билгеле булганча, Казан башкарма комитеты янә татар телен яклау митингын килештерүдән баш тарткан. Бу юлы Казанда 2000 кешелек урам чарасы уздыру өчен буш мәйданнар юк, дип белдерелгән.

"Сез күрсәткән вакытта Казан шәһәрендә ачык чарада катнашучыларны һәм башка гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче буш мәйданнарның булмавын исәпкә алып, митингны килештерү мөмкин түгел", диелә Казан мэриясе вәкиле Евгений Варакин хатында.

Моңа кадәр мэрия мөрәҗәгатьләрне активистлар тиешле дәрәҗәдә иминлек чаралары күрә алмас дип кире каккан иде. Соңрак митингның максатларын төгәлрәк күрсәтү дә соралды.

"Азатлык" яшьләр берлеге 16 яки 17 декабрьдә татар телен яклап митинг уздырырга тели. Казан башкарма комитетына берничә мәйдан күрсәтеп, белдерү хаты җибәрелде. Ләкин әлегәчә урам чарасы, төрле сәбәпләр табылып, килештерелми.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG