Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар гидлары Миңнехановтан Татарстан гидларына татарча белү шарты куюны сорый


Татар гидлары очрашуы
Татар гидлары очрашуы

Татарстанның бер төркем экскурсоводлары республика президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать кабул итте. Алар махсус карар белән экскурсоводларга сөйләм татар телен белү таләбен куюны, гидлар өчен татар теле курслары уздыру һәм методик кулланмалар булдыруны сорый.

11 декабрь бер төркем татар экскурсоводлары җыелышып, Татарстан президентына һәм Татарстан экскурсоводлары гильдиясенә мөрәҗәгать әзерләде. "Татарстанга килүче кунаклар ике-өч көн дәвамында үзләре белән эшләүче гидтан бер дә татар сөйләме иштемәдек, дип зарланалар. Кызганыч ки, күп кенә туристлар экскурсоводларның теге яки бу күренекле урынның кайда урнашуы турында татарча әйтеп бирә алмауларына игътибар итә", диелә хатта.

Мөрәҗәгать авторлары Татарстан гидларының һөнәри таләпләренә сөйләм татар телен белүне кертүне сорый.

Моннан тыш, экскурсоводлар өчен татар теле курслары ачу, татар телендә методик кулланмалар булдыруга ярдәм итү дә сорала.

Казан соңгы елларда үзен туристик шәһәр итеп танытырга тырыша. Ләкин экскурсияләр оештыруда да, яңартылган паркларда да татар теленең аз булуы күзгә ташлана. Күп кенә гидлар моңа каршы "татар телле экскурсияләргә ихтыяҗ юк", дип белдерә. Быел җәй Конфедерацияләр беренчелегенең Казанда узган ярышлары кунакларын да Татарстан башкаласы урыс шәһәре буларак каршы алды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG