Accessibility links

Полициядә җәзалау, төрмәдә үлемнәр Татарстанда җитди проблем булып кала


10 ноябрь Татарстан Югары мәхкәмәсе өч полиция хезмәткәрен сак астында калдырды. Алар 22 яшьлек Илназ Пиркин үлемендә гаепле дип шикләнелә.

"Зона права" хокук яклау оешмасы координаторы Булат Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, кеше хокуклары темасы Татарстан өчен бүген дә актуаль булып кала. Азатлык Булат әфәнде белән полициядә җәзалаулар һәм төрмәдәге авыруларның газаплары турында сөйләште.

Полициядә көч куллану, җәзалаулар

"Дальний" полиция бүлегендә булган гадәттән тыш вакыйгадан соң республикада биш ярым ел гомумән алганда тыныч булган иде. Октябрь аенда Түбән Камада 22 яшьлек Илназ Пиркинның үз-үзенә кул салуы дөньяны шаулатты. Бу хәл әлеге калада полициядә җәзалаулар булганын да ачты. Без хәзер Тикшерү комитеты белән бу җинаятьләрне ачыклау өстендә эшлибез. Түбән Кама полициясендә зыян күргәннәрнең барсының да хокукларын яклыйбыз", ди "Зона права" хокук яклау оешмасы координаторы Булат Мөхәммәтҗанов.

Булат Мөхәммәтҗанов
Булат Мөхәммәтҗанов

"Зона права" оешмасы Тикшерү комитетының Татарстан бүлегеннән полициягә китерелгәннәргә карата көч куллану һәм тоткарланганарның үлеме белән бәйле соңгы ике ел эчендә ачылган җинаять эшләренең күпме булуын сораган.

Булат әфәнде сүзләренчә, 35 җинаять эше ачылган. Узган ел тикшерүдән соң 10 эш мәхкәмәгә җибәрелгән, 6 гаепләү карары чыгарылган. Алар Казан, Бөгелмә, Чистай, Түбән Кама, Әлмәттәге полиция хезмәткәрләре белән бәйле эшләр. Быел мәхкәмәгә 4 эш җибәрелгән, ике гаепләү карары чыккан. Бер гаепләү карары Әлмәттә, берәү Казандагы хәлгә карата булган.

Бу саннарга Казанның Юдино бистәсендә "Карлыгач" ("Ласточка") ысулы белән җәзалау кермәгән. Әлеге хәл "Дальний"га кадәр була.

Без бу карар белән берничек тә килешмибез

"Бу эш хәзер генә мәхкәмәгә җитте һәм полиция бүлегенең дүрт хезмәткәренә гаепләү карары чыкты. Аларның барсына да шартлы төрмә җәзасы бирелде. Без бу карар белән берничек тә килешмибез. Чөнки җәзага катышы булган полиция хезмәткәре төрмәдә утырырга тиеш", ди Булат әфәнде.

"Дальний" һәм Түбән Камада булган вакыйганы чагыштырсак, соңгысында прокуратура да, Тикшерү комитеты да эшне тиз тотты дип әйтә хокук яклаучы.

Халык арасында полиция хезмәткәрләренә өстән җинаять ачу планы төшә һәм алар план тутыру өчен кыйнап гаебе булмаганнарны гаепли дигән сүз дә йөри.

"Рәсми җыелышларда полициядә таяк системы күптән инде беткән дип күп тапкыр белдерелсә дә, чынлыкта ул бар. Узган ел 100 җинаять ачкан булсаң, быел бу сан 101 булырга тиеш дигән кебек. Бу хәл дә полиция хезмәткәрләрен җинаятькә этәрергә мөмкин.

Билгеле шәхесләргә карата полициядә көч кулланылмый

Зур шау-шу тудырган эшләргә һәм шулай ук билгеле шәхесләргә карата полициядә көч кулланылмый. Чөнки бу эшләр җәмәгатьчелек һәм мәгълүмат чаралары игътибарында. Түбән Каманы алсак, ул - зур булмаган шәһәр. Полиция хезмәткәрләре белән зур шау-шу моңа кадәр беркайчан да булмаган иде. 2013 елга кадәр без бу шәһәрдән полициядә җәзалаулар турында бер генә сигнал да алмаган идек.

Полиция хезмәткәрләре һәрвакыт диярлек җитәкчелек яклап алып калыр дип өметләнә. Җаваплылыкка тартмау шундый хәлләргә китерә дә инде. Түбән Кама полициясендә кешеләрне кыйнау турында хезмәткәрләр барсы да белгән дип уйлыйм. Хәзер генә ачылган җинаять эшләренә күз салсаң, кайбер хәлләр 2015 елда, кайберләре узган ел һәм менә соңгысы быел булды. Ничек инде Түбән Кама районында эшләгән полиция хезмәткәре күрше бүлмәдәге хезмәттәшенең кеше җәзалавы турында белмәсен инде ди? Кычкырулар, шикаятьләр бар бит", ди Мөхәммәтҗанов.

Мин берни дә белмим, ишетмәдем

Хокук яклаучы фикеренчә, җәзаланганнар, бәлки, шикаять тә иткән булгандыр. Полиция системында эчке тикшерүләр дә үткәндер. Бәлки, көч куллануны ишеткән хезмәткәр, "мин берни дә белмим, ишетмәдем" дип тә әйткәндер. "Һәм менә мондый ябык түгәрәк кеше үлеменә китерде һәм алар бөтен дөньяга фаш булды", ди Булат әфәнде.

Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, хәзер үз хокукларын яклый белгәннәр арта. Моны ул интернет көндәлек тормышның аерылгысыз өлеше булу, яңа технологияләр үтеп керү белән бәйли.

"10 ел элек безнең оешмага мөрәҗәгать иткәннәрнең кулларында бернинди документлары да булмый иде. Полициядә кыйналсалар, күп очракта хастаханәгә барып кулларына яралары турында кәгазь дә алмый иделәр. Шул сәбәпле тикшерү үткәрү, зыян күрүчене яклау бик кыен булды. Ә хәзер кешеләрнең 90 проценты безгә документлары белән килә. Алар арасында безгә мөрәҗәгать иткәнче прокуратурага, тикшерү комитетына шикаять итүчеләр дә була", ди Мөхәммәтҗанов.

Төрмәләрдә кеше үлеме –​ җитди проблем

"Татарстан беркайчан да төрмәләрдә җәза һәм көч кулланып даны чыккан төбәк булмады. 10 ел дәвамында хокук яклаучы булып эшләү дәверендә мин төрмәдә утыручыны кыйнау белән бәйле ике җинаять эшен генә хәтерлим", ди Мөхәммәтҗанов.

Хокук яклаучы сүзләренчә, төрмәдә медицина ярдәме күрсәтү иң җитди проблем булып кала, авырган кеше өчен колония үзе газапланулар урынына әверелә.

Дәваларга, кешечә яшәтергә акча да, дарулар да юк

"Бу шулкадәр нык авырткан тема, гомумән алганда, һәр төбәккә дә хас ул. Татарстанда төрмәләрдә авырулар проблемы Җинаять җәзасы үтәтү идарәсенең (УФСИН) йомгак утырышларында һәрвакыт тикшерелә килә. Төрмә идарәсе гадәттә каты авырганнарны мәхкәмәгә кадәр үк иреккә чыгару ягында. ВИЧ, туберкулез һәм авыр хәлдәге инвалидлар турында әйтәм.

Төрмә алар өчен җәзалау урыны кебек килеп чыга. Аларны дәваларга, кешечә яшәтергә акча да, дарулар да юк. Шуңа күрә алар йә бик тиз генә, йә булмаса азапланып озак авырып үлеп китә. Андыйларны азат итү мәсьәләсе мәхкәмәгә барып җитсә, прокуратура кискен каршы чыга. Йә аз утырдылар, йә авыр җинаять кылган өчен утыртылдылар дип белдерә һәм күп очракта хөкемдарлар моның белән килешә.

Махсус хастаханәләрдә елына уртача 30 кеше үлә

Бу хакта Татарстан кеше хокуклары вәкиле дә, төрмә идарәсе үзе дә гел белдереп тора. Әмма әллә ни алга китеш юк. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаятьләр китә тора. Әле күптән түгел генә Европа мәхкәмәсе төрмәдә үлгән татарстанлының туганнарына 24 мең евро түләү карары чыгарды", ди Булат әфәнде.

Татарстан җинаять җәзасы үтәтү идарәсе белдерүенчә, 2016 ел нәтиҗәләренә күрә, республикада хөкем ителгән 16 мең кешенең 4 меңнән артыгы авыру. Шул исәптән:

– туберкулез – 394 кеше,
– ВИЧ һәм туберкулез – 65 кеше,
– ВИЧ – 851 кеше,
– наркомания – 706 кеше.

Авыруларның 300ләбе – инвалидлар. Төрмәләргә 85 процент кеше авыру булып керә, күп очракта аларда хроник авырулар була.

Русия жинаятьләр кодексы, җинаять-процессуаль кодекс, җинаять-төзәтү кодексларында җинаять кылганнан соң хөкем ителеп каты авыруга дучарларны азат итү турында язылган. Әмма Татарстанда хөкем ителгәннәр өчен махсус хастаханәләрдә елына уртача 30 кеше үлә. Җәза үтәтү идарәсе елына каты авырган 10-15 кешене азат итү тәкъдиме белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә. Гадәттә дүрт кеше генә азат ителә, шуның кадәр үк кеше мәхкәмә карарын көтеп ала алмыйча дөнья куя.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG