Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Һәр бишенче русияле сайлауга бармаячак


2018 елның мартында булачак президент сайлауда халыкның катнашу дәрәҗәсе бик түбән булырга мөмкин. Сораштыруда катнашканнарның 58 проценты гына сайлау бүлгеләренә барачакларын белдергән.

Социологлар мәгълүматына караганда, респондентларның 28 проценты сайлауга "һичшиксез барачак", ә 30 проценты "барырга җыена". Бу хакта "Левада үзәге" сораштырулары күрсәтә. Халыкның 20 проценты сайлауга бару-бармавын әлегә белми, ә 19 проценты бармаска уйлый.

Элегрәк иң түбән күрәткеч 2004 елгы президент сайлауда булган иде. Ул вакытта тавыш бирергә сайлаучыларның 64 проценты килде.

Кремль русияләрнең 70 проценты сайлауга килер дип ышануын белдерде. Медиа язуынча, хакимиятләр халыкны сайлау бүлгеләренә административ басым белән җибәрүне түгел, ә үз теләкләре белән килүне тәэмин итәргә кушкан.

​Социологларның соңгы мәгълүматларына караганда, сайлаучыларның өчтән ике өлеше Владимир Путинга тавыш бирергә әзер. Ноябрь ахырында андыйлар 53 процент тәкшил иткән иде.

Татарстанда уздырылган сораштырулар күрсәткәнчә, республика халкының 63 проценты алдагы президент сайлауда Владимир Путинга тавыш бирергә әзер. Бу хакта Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең социаль-сәяси тикшеренүләр идарәсе җитәкчесе Кирилл Родин белдерде. Ләкин бу саннардан фаразлар ясау дөрес түгел, чөнки сайлауга ике атна, бер атна кала вазгыять нык үзгәрергә мөмкин, ди белгеч. "Сайлауга барачакмын" дип белдерүче татарстаннар саны 65 процент тәшкил иткән.

Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан сайлаучыларының 80 проценты Владимир Путин сәясәтен яклый дигән иде. Ул шулай ук "без барлык рәнҗүләрне онытырга тиеш. Президент сайлавын лаеклы итеп үткәрергә кирәк", дип тә белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG