Accessibility links

"Алар монда савыкмый, соңгы көннәрен үткәрә"


Казан һосписы баш табибы Галия Хисамова авыру белән
Казан һосписы баш табибы Галия Хисамова авыру белән

Казан һосписында эшләүче хезмәткәрләр үлемгә дучар авыруларның соңгы мизгелдә беркемне дә гаепләмичә йокыга талып китүләрен сөйли. Азатлык хәбәрчесе һосписта эшләү үзенчәлекләре, үлемгә карашлары, хасталар белән ничек аралашуы турында хезмәткәрләр белән сөйләшеп кайтты.

Казан һосписы 2011 елдан бирле авыр хроник авырулы кешеләргә ярдәм күрсәтә. Беренче елларда амбулатор һәм барып йөрү хезмәте күрсәтелсә, соңрак элекке балалар шифаханәсе бинасында бала белән ана бергә яши торган ике стационар палата ачыла. 2014 елда Королев урамында һосписның яңа бинасы төзелә.

Һоспис хезмәткәрләре көненә дистәләгән авыру янында була. Алар барысы да бушлай дәвалана һәм психологик ярдәм ала. Еллар буе һосписта эшләүче хезмәткәрләр авыруларның уйлары, хыяллары турында сөйләде.

Галия Хисамова – баш табиб, һосписның ачылышыннан бирле эшли

Галия Хисамова
Галия Хисамова

– Пациентлар белән мөнәсәбәтләр, бик яхшы. Моны мин һич арттырмыйча әйтәм. Алар еллар буена сузылган авырулардан арып, депрессия хәлатенә бирелә. Без өйдәге кебек, уңай, тыныч шартлар булдырырга тырышыбыз һәм алар үзләрен гадәти кеше итеп тоя башлый.

Бездә 1988 елгы яшь кыз яткан иде. Ул очкычта очарга хыялланам дигәч, фонд аңа әлеге хыялны чынга ашырырга ярдәм итте. Ул үзе штурвал артына утырып һавага күтәрелде. Моннан соң ул әле бер ел дәвамында яшәде. Бәлки, нәкъ менә хыялның чынга ашуы аңа тагын бер ел гомер бүләк иткәндер.

Яшәргә кирәк, алда яз, тышка чыгарга, чәчәкләр җыеп, аларны иснәргә өлгерербез

Ул бер көнне "Мин үләчәкменме? Ник?" дип сорады. Мин аңа бу турында болай әйтмә, без бит дәваланабыз, хәлне җиңеләйтергә тырышабыз дидем. Әлегә үлем турында сөйләргә кирәкми, яшәргә кирәк, алда яз, тышка чыгарга, чәчәкләр җыеп, аларны иснәргә өлгерербез дидем.

Өлкән буын, олы яшьтәге кешеләр үлем турында сөйләмиләр. Бу теманы күбрәк яшьләр күтәрә. Алар озак кына авыруны кабул итә алмый. Пациентлар үз авыруларында беркемне дә гаепләми.

Казан һосписы хезмәткәрләре үлем һәм өмет турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:50 0:00

Хаста кешеләр янына туганнары һәм якыннары теләгән вакытта килә, аның белән яши ала. Монда авыруларны тәүлек буе белгечләр күзәтә.

Безгә бик авыр хәлдәге хатын-кызны китерделәр. Тормыш иптәше белән монда никах укыттылар. Өч көннән соң ул үлде

Безгә бик авыр хәлдәге хатын-кызны китерделәр. Монда ул бер атна торганнан соң, һосписта тормыш иптәше белән никах укыттылар. Өч көннән соң ул үлде.

Минем өчен хаста кешеләргә уңайлы атмосфера булуы иң мөһиме. Төп миссиям – психологик яктан җиңел булырдай максималь уңайлы шартлар тудыру.

Әлбәттә, хезмәткәрләрнең дә арган, нервлары какшаган чаклары була. Бу очракта, без аларга ял алырга тәкъдим итәбез. Биредә эшләгән кеше һосписның фәлсәфәсен кабул итергә тиеш. Кызганычка каршы, монда пациентлар савыкмый, күпчелек очракта аларны үлем көтә. Без бары тик аларның хәлләрен вакытлыча яхшыртырга тырышабыз.

Бездәге медицина хезмәткәрләре бик озак сайлана, алар махсус психиологик тикшерү үтә. Соңыннан пациентлар белән таныша һәм үзләрен сынап карар өчен берничә көн эшләп карый. Кайбер кешеләр икенче көнне үк уйларыннан кире кайтып, эштән баш тарта, ә кемдер алга таба эшләргә теләк белдерә.

Монда пациентлар савыкмый, күпчелек очракта аларны үлем көтә. Без бары тик аларның хәлләрен вакытлыча яхшыртырга тырышабыз

Безнең балалар бүлегендә Лилия исемле шәфкать туташы эшләде. Ул берничә ел элек һосписта үзенең улын соңгы юлга озатты. Беркадәр вакыттан соң Лилия монда килде һәм эшкә алуны үтенде. Ул бернәрсә турында да уйлый алмавын һәм улы истәлегенә һосписта эшләргә тиешлеген әйтте. Без аны кабул иттек. Ул феноменаль дәрәҗәдә яхшы эшли, киң күңелле кеше, пациентлар белән аңа уңайлы. Үзе аша бу хәлләрне үткәргәч, хасталарның хәлен җиңеләйтү өчен җанын бирергә әзер.

Людмила Краснова – 2014 елдан бирле амбулатор хезмәт табибәсе, аңа кадәр Казандагы яман шеш хастаханәсендә эшләгән

Людмила Краснова
Людмила Краснова

– Пациент белән беренче тапкыр танышканда, аның белән бертигез булырга тырышам. Авыру кешедән үзеңне беркайчан да югары куярга ярамый. Авыруны төрлесе төрлечә кабул итә. Олы яшьтәгеләр авыруны кабул итәргә әзер чиктә. Яшьләр белән читенрәк, алар авыру барлыгын кабул итмиләр. Алар өчен бу иң авыры. Тормыш яңа гына башланган, барысы да алда кебек. Әлбәттә, хыяллардан беркемнең дә аерыласы килми.

Пациентлар бик еш, авыру кайдан барлыкка килә, ник кемдер авырый, кемдер юк, дип сорыйлар

Пациентлар бик еш, авыру кайдан барлыкка килә, ник кемдер авырый, кемдер юк, дип сорыйлар. Билгеле, бу сорауларга тулы җавап биреп булмый. Монда экология дә, стресс та, сәламәт булмаган яшәү рәвеше дә керә. Һәр пациент үзенең үткәнендә казынып, авыру китереп чыгара алган хәлне таба.

Кемнең кайчан бу дөньядан китәсен мин дә, беркем дә белмим. Иртәгә минем белән нәрсә буласы да – билгесез. Бүген мин сезнең белән, әйдәгез елмаябыз. Хәзер авыруны баса торган укол кадыйм һәм сез тормышның ничек рәхәт икәнен сизәрсез, дип авырулар белән җайлап эшләргә тырышам.

Гөлнара Рәхимова – администратор

Гөлнара Рәхимова
Гөлнара Рәхимова

– Мин бу эшкә мәгариф өлкәсендә 21 ел эшләгәч килдем. Авырулар белән татарча сөйләшкәч, алар куанып китә. Бигрәк тә олырак кеше шалтыратса, татарча аңлашу җайлы. Мин өлкәннәр белән дә, балалар белән дә эшлим. Кайвакыт безгә авыруның туганнары, ә кайвакыт авыру үзе шалтырата, менә шул вакыт бераз кыен. Алар башта каушап калалар.

Ишекне ябып чыкканда да бу хәлләр өйгә ияреп кайтмасын, монда калсын дип әйтәбез, ләкин алай гына булмый, кайта

Үлем турында да сорауны еш бирәләр. Психологик яктан бик авыр, ләкин без үзебезгә киртәләр куеп эшне дәвам итәбез. Ишекне ябып чыкканда да бу хәлләр өйгә ияреп кайтмасын, монда калсын дип әйтәбез, ләкин алай гына булмый, кайта. Эшкә беренче урнашкан көннәрдә еш елый идем. Кайвакыт эштәге хәлләр төшкә керә. Нәрсә буласын алдан күрә башладым. Миндә сиземләү көче барлыкка килде. Эшемне чын күңелдән башкарам, чын күңел белән ярдәм итәргә тырышам.

Тормыш иптәшем эштәге хәлләрне ишетмәскә тырыша, тынламый, бик авыр ди. Һосписка килеп күреп китте. Минем улым да, кызым да кереп күргәннәре бар. Кызым да табиблыкка укый. Алар минем монда эшләгәнгә шат. Мин бу эшкә кергәндә гаиләм белән киңәшләштем, бигрәк тә иремнең монда эшкә кертәсе килде. Психологик яктан авыр вакытларда Ходайдан ярдәм, сабырлык сорыйм. Өшкерү догалары белән мондагы балаларны өшкерәм. Югыйсә, ярамый диләр, ләкин мин пычак аша өшкерәм. Балалар үзләре көтәләр, миннән ярдәм тоялар. Мин гаиләм ярдәм иткәндә генә монда эшлим. Мондый авырулар кимесен өчен тынычлык, нервларны сакларга кирәк.​

Инзилә Ибәтуллина – шәфкать туташы

Инзилә Ибәтуллина
Инзилә Ибәтуллина

– Кайвакыт, психологик яктан бик авыр була, өйгә кайткач та уйландыра. Елыйсың, кызганасың, әмма эшне дәвам итәсең. Төшемдә исән һәм киткән балаларны күрәм. Бездә үзебезнең Хәтер көне үтә, шушы көн алдыннан 12 яшьлек бер малай төшемә керде, без аның әнисе белән хәбәрдә тора идек. Төшемдә шушы малай: "Әниемә әйт, еламасын, аның улы туачак", диде. Бер ел үткәннән соң, чыннан да, бу ханымның улы туды.

Барлык кеше дә ул дөньяга китә: кемдер иртә, кемдер соң дип әйтәбез. Балалар барысын да аңлый, сизә. Аларны алдап булмый

Авыру балалар безне күрүгә бик шатланалар, елмаеп каршы алалар. Мин алар белән бары тик ятып торган сәламәт бала белән аралашкан кебек сөйләшәм. Хәлләрен сораштырам, алар шуңа бик куана. Барлык кеше дә ул дөньяга китә: кемдер иртә, кемдер соң дип әйтәбез, ничек бар, шулай. Чөнки балалар барысын да аңлый, сизә. Аларны алдап булмый.

Һосписта үлгән балаларның исемнәре язылган йолдызлы дивар
Һосписта үлгән балаларның исемнәре язылган йолдызлы дивар


Эштәге хәлләрне күңелгә якын алмаска тырышам. Күңелгә якын алсам, мин монда эшли алмыйм, миннән берни дә калмый. Ә минем кечкенә улым үсә, аны үстерәсем бар. Аңа 7 яшь. Ул минем кечкенә волонтер, гел монда килә ярдәм итешергә – һәрбер бала белән уйный, хәрберсе белән сөйләшә. Бер малайның әнисе миңа гел әйтә иде, атна саен Гадел (улым) килә иде ул малай белән уйнарга. Улым ул малайның (Тимур) үлгәнен белә. “Тимур үлдеме әнием?”, ди. Улым барлык кешенең дә теге дөньяга китәсен аңлый.

Мине башка эшкә дә чакыралар, ләкин мин “башка төрле балалар” белән эшләргә яратам дип җавап бирәм. Иң мөһиме, сәламәтлек дип саныйм. Аллаһы тәгаләгә ышанып, кешеләргә ярдәм итеп яшәргә кирәк.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG