Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казандагы балалар һосписында соклану һәм кызгану хисләре туды"


“Казандагы балалар һосписында соклану һәм кызгану хисләре туды”
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:35 0:00

“Казандагы балалар һосписында соклану һәм кызгану хисләре туды”

"Иске Казанда милли моңнар" хәйрия фестивалендә катнашучы җырчылар Татарстандагы бердәнбер балалар һосписы белән танышуларын дәвам итә. Өметсез авырулы сабыйлар яшәүче йортта булган җырчы-алып баручылар Азатлык хәбәрчесенә хис-кичерешләрен сөйләде.

23 августта Татарстанның Биектау районы Камай авылы янәшәсендәге тарихи урын саналган музей-тыюлыкта “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивале үтәчәк. Анда 30дан артык билгеле татар җырчы-артистлары катнашуын һәм әлеге чара алдыннан алар ярдәм итәчәк Казандагы балалар һосписы белән таныша башлауларын хәбәр иткән идек. Узган айда өметсез авырулар яшәүче йортта “Милли моңнар” фестиваленең дистәдән артык җырчысы булып кайтты. Киләсе төркем 11 августа барачак, ди оештыручылар.

Үткән очрашуда күчтәнәчләр һәм күтәренке кәеф белән Анжела Вавилова исемендәге һосписка юнәлгән артистларның тернәкләнү узучы балалар янына үтү белән үк күзләре яшьләнде. Гидроцефалия (башка су җыелып зурая) авыруы кичерүче бала янына кергәннән соң җырчылар бөтенләй сүзсез калды. Безгә аны төшерергә рөхсәт бирмәделәр, хәле авыр иде. “Баланың башы гадәтидән ике-өч тапкыр зур. Аңа инде 12 яшь. Гәүдәсе кечкенә, ә башы зур булу сәбәпле ул һәрвакыт ятып кына тора. Әнисенең беренче баласы. Аны һәм бертуганнарын ял итәргә җибәрдек. Әнисе күп ел буе авыру бала карап бик арыган”, дип таныштырды баш табибә Галия Хисамова. Аның белән һосписны тулысынча карап чыкканнан соң, җырчы-алып баручылар авыру балалар өчен тере тавыш белән, курайда уйнап, кечерәк җанлы концерт куйдылар. Соңыннан безгә өметсез авыруларны күргәннән соң туган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Нурзадә, җырчы:

– Гадәттә үз казаныбызда гына кайнап яшибез шул, алай гына булмый. Дөньяда мохтаҗлар да бар бит әле. Мондый һоспислар барлыгын белеп, аларның санын тагы да күбәйтүгә өлешебезне дә кертсәк иде. 23 августта Иске Казан музей-тыюлыгында бик күп артистлар катнашы белән "Милли моңнар" хәйрия концерты булачак. Халыкны булдыра алган кадәр ярдәм итәргә чакырам.

Илшат Вәлиев, җырчы:

– Мондагы тернәкләнүчеләрне күргәч тамаклар кысылды. Аллаһы тәгалә бу балаларга, аларның ата-аналарына, һосписта эшләүчеләргә ярдәм бирсен. Хәйрия чараларында катнашып, мохтаҗларга ярдәм итү киләчәктә дә безне тагы да аңлаучан итәр, тагы да мәрхәмәтле булып, ярдәм эше белән күбрәк шөгыльләнербез дип өметләнәм.

Замирә Рәҗәпова, алып баручы, нәфис сүз остасы:

– Иң зур байлык – сәламәтлек дигән сүзләрне матур фраза буларак еш кулланабыз. Бу һосписта булганнан соң мин әлеге сүзләрнең мәгънәсенә чын-чынлап төшендем. Балаларыбызны еш "пычранма, менмә, йөгермә" дигән сүзләр белән ачуланабыз. Ә уйлап карасак, сабыйларыбызның хәрәкәттә булып, пычранулары, үрмәләүләре чын бәхет икән бит!

Артистлар гына түгел, тамашачы да хәйрия концертларына зур өлеш кертә ала. Иң мөһиме - концертларга йөрегез. Безне карар өчен чакырмыйбыз, иң беренче чиратта, шул мохтаҗларга ярдәм итәр өчен. Билет бәяләре дә кыйммәт булмый бит. Бары тик 250-300 сум гына. Кибеткә керсәк, унлата артык акча тотабыз бит.

Марсель Вәгыйзов, җырчы:

– Һосписның адресын танышларыма да хәбәр итәрмен. Мондагы мохтаҗларга бернинди шиксез фитр сәдакасын дә бирү мөмкин. Урамда хәер сораучылары еш күрәбез, тик аларның чыннан да мохтаҗ булуларында кайчак шик туа. Ә инде һосписта тернәкләнүчеләргә шикләнмичә ярдәм итәргә була.

Дилә Нигъмәтуллина, җырчы:

– Бу йортны торгызыр өчен зур көч һәм, әлбәттә, бик күп акча кирәк булган. Без җырчылар да балаларга ярдәм итә алсак иде. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та бу һосписны төзегәндә 80 миллионга якын акча биргән диделәр, афәрин аңа.

Азат һәм Алсу Фазлыевлар, ирле-хатынлы җырчылар:

– Һосписта эшләүче һәрбер кеше дә һичшиксез зур күңелле, мәрхәмәтле кешеләр. Тернәкләнүче балаларны газизләре кебек тиң күреп, тәрбияләп, карап торалар. Берникадәр дәвергә генә булса да гомерләрен озынайталар. Иганәчеләр ярдәме белән әлеге үзәк тагы да киңәйсен иде. Ул балалар сөйләшә алмасалар да, ярдәм иткән кешеләргә күңелләреннән һичшиксез рәхмәт әйтәдер.

Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, ирле-хатынлы җырчылар:

– Әлеге үзәк турында ишетеп кенә белә идек. Күрергә дә насыйп булды. Монда тернәкләнүчеләр һичшиксез ярдәмгә мохтаҗ. Социаль челтәр аша да, танышлар аша да ярдәм итәрбез. Һоспис эшчәнлегенә ай саен ике миллион акча тотыла диделәр. Шуның бер миллионын дәүләт бирә икән. Калган миллионы халык, иганәчеләр ярдәме белән җыела. Без дә бу эштә хәйрия фестивале аша үз өлешебезне кертәргә телибез.

Илнар Ялалов, җырчы:

– Анжела Вавилова исемендәге һосписны ишетеп кенә белә идем. Күргәч күзләр яшьләнде, үзебезнең дә балалар бар бит, уйландыра. Монда эшләүчеләргә, ярдәм итүчеләргә сокланып, балаларны кызгану хисләре туды. Аларны күргәч ярдәм итү теләге тагы да артты. Барлык укучыларны, тамашачыларны "Иске Казанда милли моңнар" хәйрия фестивалендә көтеп калабыз. Милли моңнар белән рухланып, мохтаҗларга ярдәм итеп яшик. Һәркайсыбыз уйлансак иде, беркем дә мондый хәлләрдән 100% сакланмаган.

XS
SM
MD
LG