Accessibility links

Татар паспорты әле дә бирелә, алучы гына юк


Русия паспортының татарча кушымтасы
Русия паспортының татарча кушымтасы

Русия Конституцияcе көнендә Татарстан Дәүләт шурасында 14 яше тулган яшүсмерләргә паспортлар тапшырылды. Алар арасында татар телле кушымталы паспорт алучы булмады. Кайбер белгечләр, кушымталы паспорт үз мәгънәсен югалта башлады, дип саный. Бу фикер белән килешмәүчеләр дә бар.

12 декабрьдә Дәүләт шурасы рәисе кулыннан 35 татарстанлы паспорт алды. 35 Татарстан ватандашы белән бергә парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да башта Русия, аннары Татарстан гимнын тыңлады. Паспортлар тапшыру тантанасына республиканың төрле район-шәһәреннән сайланып алынган балалар килгән иде, алар өчен тантана урысча барды.

"Без кушымталы паспорт алу мөмкинлеге турында белмәдек"

Фәрит Мөхәммәтшин балаларга сез барыгыз да Татарстан ватандашы, Татарстанның үз юлы, үз Конституциясе дип сөйләсә дә, 35 ватандашның да паспортында Татарстан кушымтасы юк булып чыкты. Паспорт алучылар арасында Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Зөлфия Вәлиева улы Кәрим дә бар иде.

Паспорттагы Татарстан кушымтасы аркасында проблемнар чыга

Зөлфия үзе дә ире Тәлгать белән улларының бу тантанасына килгән иде. Зөлфия безгә паспортында Татарстан кушымтасы барлыгын күрсәтте, иренең дә кушымтасы бар, ә Кәримдә юк. “Безгә аны тәкъдим итмәделәр дә, аннары үземдә ул кушымта аркасында проблемнар чыкканы булды. Украинага барганда “бу нинди паспорт” дип бәйләнгәннәре булды. Артык сорау бирмәсеннәр өчен кушымта, бәлки, кирәкмидер дә”, диде Азатлыкка Тәлгать әфәнде. Зөлфия исә паспорттагы Татарстан кушымтасы белән горурланганы хакында әйтте. “Аны ясатканда бернинди дә гариза язарга кирәкми иде, автоматик рәвештә Татарстан кешесенә татарча исем-фамилия язылган кушымталы паспорт бирәләр иде. Улыма аерым соратырга кирәк булган, күрәсең. Миңа үземә татарча кушымталы паспортым ошый, үзгә булып тора”, диде Азатлыкка Зөлфия Вәлиева.

Азатлык сораштырган Татарстан ватандашларының барысы да кушымтасыз паспорт алганнарын әйтте. Күпләр без кушымталы паспорт алырга мөмкин булганын белмәдек, безгә тәкъдим итмәделәр дип аңлатты. Өлкәннәр арасында Татарстанның үз битләре булган паспортның булырга мөмкин икәнен дә беренче тапкыр ишеткәннәре хакында әйттеләр. Яшьләр арасында да бу кушымтаны күрсәткәч тә исләре китмәде, артык хисләнү сизелмәде.

"Кушымталы паспорт бланклары җитми"

Татар телле кушымталы паспорт алырга теләвеңне әйтергә генә кирәк

Тантанада катнашучы Миграция мәсьәләләре идарәсенең бүлек җитәкчесе вазифаларын башкаручы Лилия Зарипова татар кушымталы паспорт алуның аерым үзенчәлеге юк, диде. Гади паспорт алган кебек процедура үтәсе, шул ук документлар тапшырасы һәм миграция хезмәте вәкиленә татар телле кушымталы паспорт алырга теләвеңне әйтергә генә кирәк, диде. Зарипова сүзләренчә, кушымталы паспорт алырга теләүчеләр саны артмый да, кимеми дә, еллар дәвамында шул бер тирәдәрәк тора. Ләкин 2017 елны күпме кешенең татар паспорты алуы турында әйтә алмады. Киләсе елга әлегә өч мең паспортка заказ бирелде, диде Лилия Зарипова.

Бүгенге көндә кушымталы паспорт алу әллә ни проблем тудырмый дисәләр дә, әлеге вакытта, мәсәлән, Казанның Комаров урамында урнашкан миграция хезмәтендә мондый паспортны алып булмый. Чөнки махсус бланклар беткән, аларның кайчан булачагы да билгеле түгел. Азатлыкның соравына "Башка паспорт өстәлләренә мөрәҗәгать итеп карагыз", диделәр.

Артем Хохорин
Артем Хохорин

Ферваль аенда Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин бу мәсьәләне Дәүләт шурасы утырышында да күтәргән иде. "Әлеге хезмәт тулысынча күрсәтелә. Былтыр татар телле кушымта белән 15 меңән артык паспорт бирелде", диде Хохорин. Шул ук вакытта ул хөкүмәткә мөрәҗәгать итеп, өстәмә бланклар ясатуны сорады. "Миграция хезмәте кушымталы паспортлар ясатуны сорап ике тапкыр мөрәҗәгать итте. Әлегә мәсьәлә хәл ителмәде. Гыйнвар аенда Госзнакка бәясен сорап хат яздык. Якын арада тагын мөрәҗәгать итәчәкбез, чөнки мондый паспортлар 1700 тирәсе генә калды. Ә бу бик аз", дигән иде министр.

Быел ноябрьдә дәүләт тендерлары порталында 11500 данә татар телендәге кушымталы паспорт ясатуга заказ урнаштырылган. Аның гомум бәясе 1 655 540 сум. Бәйге тәмамланган.

Мондый паспорт алу мөмкинлеге турында беркайда да язылмаган, мәгълүмат юк

Моннан тыш, Казан "паспорт өстәлләре"ндә кушымталы паспорт алу турында бернинди дә күрсәтмә мәгълүмат юк. Мондый паспорт алу мөмкинлеге турында беркайда да язылмаган, беркем дә әйтми, аңлатучы да юк. Кеше үзе таләп иткән очракта гына исем-фамилияләрең татар телендә язылган документ алырга мөмкин.

Казанда Миграция хезмәтендә элмә тактада татарча кушымталы паспорт алу турында мәгълүмат юк
Казанда Миграция хезмәтендә элмә тактада татарча кушымталы паспорт алу турында мәгълүмат юк

Русиянең “Дәүләт хезмәтләре” порталында гариза биргән очракта да, “кушымталысы кирәк” дип язу мөмкинлеге юк. Ә Татарстан “дәүләт хезмәтләре” порталы аша паспортка гариза бирү мөмкинлеге бөтенләй каралмаган. Татарстанның Миграция хезмәте сайтында да татар телле кушымталы паспортны ничек алырга икәнлеге генә түгел, мондый паспортларның, гомумән, булуы турында мәгълүмат юк. Мондый вазгыятьтә 15 меңләп кешенең Татарстан кушымталы паспорт алуы гаҗәп тә.

"Кушымталы паспорт үз мәгънәсен югалтып бара"

Гөлнара Габдрахманова
Гөлнара Габдрахманова

​Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре, социология фәннәре кандидаты Гөлнара Габдрахманова фикеренчә, кушымта үзенең мәгънәсен югалтып бара. “90нчы елларда ул безгә республиканың хокукый нигезләрен билгеләр өчен кирәк иде. Хәзер ил дә, республика да, хокукый мөнәсәбәтләр дә үзгәрде. Татарстанга аерым ниндидер хокуклар бирүнең зарурлыгын күрмим. Милли үзбилгеләнү кушымта кебек формаль әйберләргә бик бәйле түгел. Татарстанда яшәүчеләр һәм читтә яшәүче татарлар өчен паспортка кушымтадан бигрәк, республиканың уңышлары, Универсиада, Конфедерацияләр беренчелеге, футбол дөнья чемпионаты кебек глобаль масштабтагы проектлар зуррак роль уйный. Сораштырулар күрсәткәнчә, татарлар нәкъ әнә шул җитди проектлар белән горурлана”, ди галим. Яшьләр хәзер паспортларга тыныч карый, алар глобаль процессларда катнаша, үзен бер төбәк белән генә бәйләп карамый, дип саный Гөлнара Габдрахманова.

"Кушымтаны алып кую –унификациягә бер адым"

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

Әлеге фикер белән тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов килешеп бетми.

"Бүген бөтен нәрсәгә "мәгънәсен югалтты" ди әйтәләр – булган хакимияткә, татар теле дәресләренә, аерым республикалар булуына, Конституциягә. Чигенү артыннан чигенү. Кушымтаны алып кую – Русия һәм Татарстан Конституцияләрендә язылган республиканың үз ватандашлыгы булуын танымау. Ватандашлык юк икән, Татарстанның дәүләт дип аталырга хокукы юк дигән хәлгә китерәчәк", ди Айрат.

Паспорттагы татар кушымтасы Татарстанның бер символы булып тора

Аның фикеренчә, паспорттагы бу кушымта Татарстанның бер символы булып тора. Моннан тыш, шушы кушымтада гына татар кешеләре үзләренең исем-фамилияләрен татар телендә дөрес итеп яздыра ала. "Әйтик, гади паспортта "Завдат Гадыевич" дип язалар. Ә кушымтада матур итеп чын исеме язылган: "Җәүдәт Һади улы". Ягъни, кушымтаны алып кую – ул унификациягә бер адым", дип саный тарихчы.

Ул кушымтаны бирүне активлаштыру кирәклеген белдерә. "Миграция хезмәтләре кушымтаны тәкъдим итсеннәр, кешеләрдән "кирәкмиме?" сорасыннар, бәлки, ике телдә дә "Русия һәм Татарстан ватандашлары өчен паспорт алу белешмәлеге" чыгарырга кирәктер", ди Айрат Фәйзрахманов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанның татар телендәге кушымтада паспортның номеры да, битләр саны да сугылмаган. Ул бары тик исем-фамилиянең, туган урынның татарча дөрес язылышын гына тәэмин итә. Туу турында таныклыкның да, никах теркәү таныклыгының да татарча битләрендә документның номерлары куелмаган.

Татарча кушымтада паспортның сериясе һәм номеры куелмаган
Татарча кушымтада паспортның сериясе һәм номеры куелмаган

Димәк, аларның урыс телендәге битләре генә юридик көчкә ия булып чыга. Татарстанда хезмәтләр ике телдә күрәсәтелү мөмкинлеге булуга карамастан, әлеге документларның татар телендәге күчермәсен кая да булса тапшырып булмый, чөнки бары тик саннар сугылган урыс телле бите генә гамәли санала. Моңа берничә ел элек Азатлык укучысы да игътибар иткән иде. Ә менә Башкортстанда бирелүче кушымталарда серия белән номерлары бар. Алар тулысынча урыс телле битләрне кабатлый.

Башкортстанда бирелүче паспортның кушымта битендә серия һәм номер бар
Башкортстанда бирелүче паспортның кушымта битендә серия һәм номер бар

Ләкин бүгенге көндә республикада башкорт телле кушымталы паспортлар бирү туктатылган. Азатлыкка бу хакта Башкортстан миграция хезмәтендә белдерделәр.

Белешмә: Татарстанда бирелүче паспортларга татар телендә кушымта 2001-2004 елларда паспорт реформасы нәтиҗәсендә кертелде. 1997 елда Русиядә “милләт” графасы төшеп калган яңа төрле паспортлар бирә башлаганнар иде. Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев республикада бирелүче паспортларга татар телендә кушымта булдыру идеясе белән чыкты. Баштарак, гомумән, аерым Татарстан паспорты кертү дә каралган иде. Кушымталы паспорт – Казан белән Мәкәү арасында компромисс булды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG