Русия хакимиятләре Кеше хокукларын һәм төп ирекләрне яклау конвенциясенең өч маддәсен бозган диелде. Бу хакта "Зона права" хокук яклау оешмасы хәбәр итә.
Страсбург мәхкәмәсе карарында язылуынча, "ирек чикләү урыннарында дәвалау сыйфаты башка кешеләрне дәвалау сыйфаты белән бертигез булырга тиеш".
Эш материалларына караганда, 2012 елның ноябрендә казанлы Константин Ситарский җинаять кылауда шикләнелеп тоткарлана. 2013-2014 елларда аны тикшерү изоляторында тоталар. Ситарскийның сәламәтлеге начараю сәбәпле, йомшаграк хөкем карары турындагы мөрәҗәгатьләре кире кагыла.
2013 елның февралендә тоткарланучының туганнары хирург чакыра һәм ул Ситарскийның бер аягында трофик җәрәхәт булуын, ике аягының да кан тамырлары авыруын ачыклый. Бераздан шул ук табиб операция кирәклеген дә белдерә. Ләкин төрмә хастаханәсендә аны авыртуларны басып торучы дарулар белән генә дәвалыйлар. 2014 елның мартында Ститарскийны өч елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарыла. Тиешле дәвалауны ул колониядән чыккач кына ала, азат ителгәч аңа операция ясыйлар.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.