Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Русия президентлары телефоннан сөйләште


Дональд Трамп һәм Владимир Путин
Дональд Трамп һәм Владимир Путин

АКШ президенты Дональд Трамп һәм Русия президенты Владимир Путин пәнҗешәмбе телефоннан сөйләште. Алар башлыча Төньяк Кореяның атом-төш проблемы турында фикер алышкан, диелә.

Ак йорт белдерүенә караганда, президент Трамп Владимир Путинга үзенең матбугат очрашуы вакытында АКШның икътисади уңышларын билгеләп үтүе өчен рәхмәт әйткән. Президентлар шулай ук Төньяк Корея проблемнары турында сөйләшкән, дип хәбәр итә Ак йорт.

Кремль матбугат үзәге хәбәренчә, ике президент ике яклы мөнәсәбәтләргә кагылышлы мәсьәләләр һәм Төньк Кореяның атом-төш проблемы турында фикер алышкан.

Телефоннан сөйләшү Владимир Путинның зур матбугат очрашуыннан соң булды. Матугат очрашуы вакытына Путин Трампның президент буларак эшчәнлеген югары бәяләде һәм Дональд Трамп даирәсе белән Кремльгә якын кешеләрнең сүз куешу ихтималы турындагы фаразларны "шпиономания", дип атады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG