Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Путинны яклау митингы 20 минут дәвам итте


Бүген Казанда ветеран хәрби-патриотик оешма җитәкчеләре тәкъдиме белән Русия президенты Владимир Путинны яклап митинг узды. Анда ким дигәндә 200 кеше катнашты.

Әлеге чара турында мәгълүмат алдагы көнне берничә Татарстан матбугатында чыкты. Сәгать иртәнге 10га Мулланур Вахитов һәйкәле янындагы мәйданга ким дигәндә 200 кеше җыелды. Аларның күпчелеге төрле хәрби-патриот оешмалары вәкилләре иде: "Русия офицерлары", Әфганстан ветераннары Русия берлеге һәм башкалар.

Моннан тыш берничә дистә яшь кешеләр дә килгән иде. Аларның кайберәре кулларында "Главнокомандующий Путин В.В наш президент!", "Нам нужна великая Россия!", "Россия — такая страна, которая ничего не боится. В.В.Путин", "Служим Отечеству, любим Родину, верим Путину!", "Владимир Владимирович, офицеры России с вами", "Страна гордится своим президентом, своей армией! дигән шигарьләр тоткан иде.
Митингта берничә ветеран хәрби-патриотик оешма вәкиле чыгыш ясады һәм Сүриядә халыкара террорчы төркемнәрне җиңү өчен Путинга рәхмәт укыды. Шулай ук алар Русия президентын илнең хәрби көчләрен күтәрүе өчен мактады.

"Русия дингезчеләре берлеге" иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Хәмит Габдуллаҗанов Русиягә һәрвакыт уч саклауларына аптыравын әйтте.

"Бу 200 элек тә, 100 ел элек тә булды, әмма Русия һәрвакыт җиңде. Ул бөек булды һәм булачак...Без дөньяда яклау таптык һәм Сүрия низагында җиңүче булып чыктык. Минемчә Русия һәм Советлар берлеге һәрвакыт җиңә...", диде ул.

Путинны яклау митингы 20 минут дәвам итте.

11 декабрьдә Русия президенты Владимир Путин Сүриядәге Хмеймим авиабазасына килде. Ул Сүриядән Русия гаскәрләрен чыгара башларга фәрман бирде.

6 декабрьдә Русия саклану министрлыгы кайбер илләрдә, шул исәптән Русиядә дә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменең Сүриядә җиңелүе турына белдергән иде. Министрлыкта террорчылар контроле астында бер генә торак пункт та калмады, диделәр.

2014 елдан Сүриядә радикаль исламчылар белән көрәшне АКШ җитәкчелегендәге коалиция алып бара. Коалиция Сүрия демократик оппозиция көчләренә теләктәшлек белдерә.

Русия хәрби кампаниясе Сүриядә 2015 елның 30 сентябрендә башланды. Коалиция Мәскәүне Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимына ярдәм итүдә гаепли, чөнки көнбатыш илләре фикеренчә, Әсад кеше хокукларының күпләп бозылуына юл куя.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG