Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президентын сайлауны оештыру һәм уздыру өчен Татарстанга 319,9 млн сум акча бүленәчәк. Иң күп акчаны Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Башкортстан алачак.

Русия казнасы Татарстанга президент сайлавын оешытырып уздыру өчен 319,19 млн сум акча бүләчәк, диелә Русия Үзәк сайлау комиссиясе карарында.

Иң күп акча Мәскәү (575,28 млн сум), Мәскәү өлкәсе (492,4 млн сум), Башкортстан (407,3 млн сум), Красноярски өлкәсе (382,6 млн сум) сайлау комиссияләре алачак. Иң аз акча Ингушетия (22,27 млн сум), Ненец автоном бүлгесе (31,7 млн сум) һәм Акъярга (33,7 млн сум) китәчәк.

Үзәк сайлау комиссиясе белдерүенчә, президент сайлавының гомум бюджеты 17,7 млрд сум тәшкил итә. Аның иң зур өлеше сайлау комиссияләренә бүленә.

РБК мәгълүматына караганда, әлеге сайлау Русиядә бу йөзъеллыкта иң кыйммәте булачак. 2004 елгы президент сайлау кампаниясе дәүләткә 2,56 млрд сум, 2008 елда - 4,9 млрд сум, 2012 елда - 10,37 млрд сумга төшкән булган.

Русия президентын сайлау 2018 елның 18 мартына - Кырымның Русиягә "кушылуы" турында килешү имзаланган көнгә билгеләнгән. Медиа элегрәк язуынча, Кремль Владимир Путинны сайлау кампаниясенә кешеләрне күбрәк китерү өчен "кушылу" темасын кулланырга тели. 18 декабрьдә рәсми рәвештә сайлау кампаниясе башланды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG