Accessibility links

Юрий Камалтынов: "Бердәм Русия" милли телләр үсешенә кагылышлы проект әзерләргә җыенмый"


Юрий Камалтынов
Юрий Камалтынов

"Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлгесе милли телләр үсешенә багышланган проект белән чыгарга җыенмый. Бу "фирканең имиджына тискәре йогынты ясарга мөмкин", диелде.

Татарстан парламенты рәисе урынбасары, "Бердәм Русия"нең Татарстан бүлгесе җитәкчесе Юрий Камалтынов журналистлар белән очрашуда фирка милли телләрнең үсешенә кагылышлы проектлар әзерләргә җыенмый, дип белдерде.

"Без "Бердәм Русия" бөтенрусия сәяси фиркасенең төбәк бүлеге, әлеге күзлектән караганда дисциплина һәм көн тәртибен формалаштыру югарыда торган оешмалар белән килештерелә. Халыкның кайсыдыр өлеше тарафыннан берьяклы гына кабул ителмәскә мөмкин мондый проект булдыруның зарурлыгын күрмим. Бу фирка имиджына тискәре йогынты ясарга мөмкин", диде Камалтынов.

Шәхсән үзе һәр татар туган телен мәҗбүри өйрәнергә тиеш дип саный ул. Шул ук вакытта вице-спикер тел мәсьәләсендә бүген нокта куелган ди.

Аның фикеренчә, Русия субъекты буларак, Татарстанның федераль кануннарны танымау өчен нигезе юк. "Без булдыра алганны эшләдек. Республика җиткчелеге кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Карар кабул ителде, ул шундый булды. Без аны үтәргә тиеш. Әлеге теманы үстерергә кирәклеген тормыш һәм вакыт күрсәтер. Җәлеп итү юлы, кызыксындыру юлы белән үстерергә кирәк", диде Камалтынов.

Вице-спикер фирка милли республикалар дәүләт телләрен федераль белем бирү стандартларына кертү инициативасы белән дә чыкмас, дип саный. Әлеге мәсьәләне аерым депутатлар күтәрергә мөмкин, ди ул. Камалтынов Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Илдар Гыйльметдиновның Русия мәгариф министрына милли республикаларның дәүләт телләрен укытуга кагылышлы тәкъдимнәр кертүен дә искә алып китте.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстанның Дәүләт шурасы Русия мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән яңа уку планын хуплады. Әлеге план нигезендә мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак ихтыяри рәвештә атнасына ике сәгатькә кадәр өйрәнеп була.

Татарстан депутатларының әлеге карарны бертавыштан хуплап кабул итүләре өчен Бөтентатар иҗтимагый үзәге Татарстан Дәүләт шурасы спикеры һәм парламент депутатларына "үз-үзен тарату һәм вакытыннан алда парламент сайлавын билгеләү" тәкъдиме белән чыкты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG