Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Тукай районы полициясендә үлгән ирнең хатынына 48 мең евро түләтү карары чыгарды


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бинасы
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бинасы

19 декабрь Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе 2002 елда Татарстанның Тукай районы полициясе бинасында үлгән Җәүдәт Хәйруллинның хатыны Фәния Хәйруллинага 48 мең евро түләтү турында карар чыгарды.

Җәүдәт Хәйруллин
Җәүдәт Хәйруллин

Карарда язылуынча, Җәүдәт Хәйруллинны канунсыз тоткарлаганнар һәм милиция бүлегендә җәзалар кулланганнар. Прокуратура һәм Тикшерү комитеты әлеге эшне тиешенчә тикшермәгән диелә.

51 яшьлек Җәүдәт Хәйруллин 2002 елның 14 сентябрендә Тукай районы эчке эшләр бүлеге бинасының бишенче катында асылынган килеш табыла. Милиция хезмәткәрләренә (ул вакытта алар шулай атала иде - ред.) җинаять эше 20 тапкыр ачыла һәм ябыла. Бераздан Тукай милициясендә булган вакыйганы Татарстан прокуроры Кафил Әмиров контрольгә ала.

Фәния Хәйруллина
Фәния Хәйруллина

Хәйруллинның үлеменнән соң алты ел узгач кына аның асылынып үлмәвен, милиция идарәсендә ачыкланмаган шәхесләр тарафыннан кыйналып, җәзаланып үтерелүе раслана. Татарстан югары мәхкәмәсе Хәйруллиннар гаиләсенә 250 мең сум компенсация түләү турында карар чыгарды. Ләкин Хәйруллинның үлемендә гаепле кешеләрне таба алмадылар.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаятьне "Агора" халыкара хокук яклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков җибәргән иде. Ул үзенең Телеграм каналында әгәр Старсбург мәхкәмәсе уңай карар чыгарса, әлеге эш нигезендә тикшерүне кабаттан башлатырга тырышачакбыз, диде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG