Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия мәхкәмәсендә террорчылыкта гаепләнгән татарстанлы эше карала


Ренат Бакиевны тоткарлау, 2017 елның 10 августы
Ренат Бакиевны тоткарлау, 2017 елның 10 августы

Төркиянең Адана шәһәре мәхкәмәсендә тумышы белән Русиядән булган Ренат Бакиевның эшен тыңлау башланды. Прокурор аңа "Ислам дәүләте" сугышчан оешмасында (Русиядә тыелган оешма) катнашуы өчен 15 ел төрмә җәзасы сорый.

Беренче утырышта чыгыш ясап, Бакиев үзенең элек биргән күрсәтмәләреннән баш тартты һәм террорчы оешмаларда катнашмавын белдерде, дип яза Анадолу агентлыгы. Мәхкәмәдә ул тәрҗемәче аша гарәпчә сөйләшкән, төрек телен белмим дигән. Шаһитләрнең берсе исә Бакиев аның белән төрекчә сөйләшкән иде, дип әйткән.

Мәхкәмә коллегиясе башлыгы Бакиевка элегрәк Килис мәхкәмәсенең хөкем карары чыгаруы турында исенә төшергәннән соң, гаепләнүче сорауларга җавап бирми башлаган, диелә.

Киләсе утырышта өченче шаһит күрсәтмәләре тыңланачак. Прокурор Бакиевка террор оешмасы эшчәнлегендә катнашуы өчен 15 ел төрмә җәзасы сорый.

Быел августта татарстанлы Ренат Бакиевны Төркия мәхкәмәсе алты ел да өч ай төрмә җәзасына хөкем иткән иде инде. Ул Инҗирлик һава базасында дрон (пилотсыз очкыч) ярдәмендә Америка хәрби очкычын бәреп төшерүне планлаштыруда гаепләнде.

23 яшьлек Ренат Бакиевны Төркиянең көньягында урнашкан Адана вилаятендә тоткарлаганнар иде.

Шулай ук махсус хезмәтләр мәгълүматына караганда, Бакиев Аданада әләвиләргә (әлеге җирлектә яшәүче халык) һәм Инҗирликтә хезмәт итүче америка хәрбиләренә каршы берничә террор һөҗүме дә оештырырга планлаштырган, Төркиягә ул Сүриядән килгән, диелә.

Кайбер матбугат чаралары язуынча, Ренат Бакиев Әлмәт районында туган, күпмедер вакыт Казан федераль университетында укыган.

Русия Баш прокуратурасы элегрәк белдерүенчә, Мәскәү 2015 елдан бирле Бакиевны Төркиядән Русиягә тапшыруны сорый. Русиядә ул канунсыз кораллы оешмада катнашуда гаепләнә диелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG