Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин мессенджерларга штрафлар салу турында канун имзалады


WhatsApp Telegram
WhatsApp Telegram

Русия президенты Владимир Путин Русия кануннарын бозган өчен мессенджерларга штраф салуны көйләүче канун имзалады. Канунда 30 мең сумнан башлап бер миллион сумга кадәр штрафлар каралган.

Документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде. Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны саклау турындагы кануннар таләпләрен үтәмәгән очракта мессенджерларның вазифадагы затларына 30-50 мең сум, юридик затларга 800 мең сумнан бер миллион сумга кадәр штраф салу каралган. Юридик зат булып теркәлмәгән эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручылар юридик затлар кебек үк җаваплылыкка тартыла, диелә канунда.

Быел җәй мессенджерларның эшен көйләү һәм блокланган сайтларга керү чараларын тыю турындагы канун кабул ителгән иде. Мессенджерлар турында канун телефон номеры аша кулланучыларның шәхесен билгеләүне таләп итә. Документта шулай ук мәхкәмә яки вәкаләтле дәүләт оешмасы карары белән мессенджер куллануны чикләү мөмкинлеге дә каралган.

Октябрь уртасында Мәскәүнең беренче инстанция мәхкәмәсе (мировой суд) ФСБ белән хезмәттәшлек итмәгәне өчен Telegramга 800 мең сум штраф салган иде. 12 декабрьдә Мәскәүнең Мещан мәхкәмәсе бу штрафны кануни дип таныды. Шулай итеп, Роскомнадзор мессенджерны Русиядә томалау мөмкинлеге алды. Адвокатлар карарны шикаять итәргә тырышты, ләкин мәхкәмә апелляцияне кире какты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG