Accessibility links

"Ачык Русия" сайты редакциясе "МБХ Медиа" дип аталган яңа проект ясый башлаган. Бу сайт шәхсән Михаил Ходроковскийның үзенә карый. Элекке сайтны томалау турындагы карарны шикаять итү эше озакка сузылырга мөмкин, дип саный Ходорковский.

Бу хакта "Ачык Русия" хәрәкәтенә нигез салучы Михаил Ходорковскийның мөрәҗәгатендә белдерелә. Аның сүзләренчә, элекке сайтны томалау турындагы карарны шикаять итү эше бер елга сузылырга мөмкин һәм ул башка төрле формалар белән эшләргә җыенганын әйтә.

"МБХ Медиа"ның төп юнәлешләре элеккечә кала: ирекле мәгълүмат, ирекле фикер белдерү, төбәкләргә аерым игътибар, дәүләт каршында яклаусыз калган "кечкенә" кешеләргә ярдәм. Проектны "Ачык Русия" редакциясе алып барачак, диелә мөрәҗәгатьтә.

11 декабрь Роскомнадзор Баш прокуратура таләбе белән "Ачык Русия" битен тәртипсезлекләр оештыруга, экстремистик гамәлләр кылуга чакыручы һәм Русиядә "теләнмәгән" чит ил оешмалары материалларын урнаштыручы ресурслар исемлегенә кертте. Соңрак ул бит томаланды. Шулай ук "Ачык сайлаулар", "Ачык университет" проектлары битләре һәм "Ачык Русия"гә нигез салучы Михаил Ходорковскийның шәхси бите дә томаланды. Ходорковский әлеге карарны Русия Конституциясендәге сүз иреген бозу дип атады.

Twitter "Ачык Русия" битен япмаса, Роскомнадзор Twitter-ны томалау мөмкинлеген дә белдергән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG