Accessibility links

Рәфис Борһанов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына расланды


Рәфис Борһанов, архив фотосы
Рәфис Борһанов, архив фотосы

Татарстан Дәүләт шурасының 34нче утырышында депутатлар Рәфис Борһановны мәгариф һәм фән министры вазифасына раслады. Аның урынына икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе итеп Марат Галиев сайланды.

21 декабрь Татарстан Дәүләт шурасы Рәфис Борһановны Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына раслады. Әлеге тәкъдимне утырышта катнашкан 79 депутат бертавыштан хуплады.

Алдан Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошин Борһанов намзәтен мәгариф министры итеп якларга чакырды. Разил Вәлиев татарча чыгыш ясап, мәгариф комитеты Борһановның яңа эшкә күчүен хуплады диде.

Якын арада Борһановны министр итү фәрманын Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаячак, бу хакта ул үзе утырышта белдерде.

Яңа министр кыска гына чыгышын тулысынча рус телендә сөйләде. Ышаныч белдерүгә рәхмәт әйтте.

Моңарчы Рәфис Борһанов Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе иде. Азатлыкка билгеле булганча, аның урынына комитет рәисе итеп элек урынбасар булган Марат Галиев билгеләнде. Бу "Бердәм Русия" фракциясенең җыелышында, ябык тавыш бирү юлы белән хәл ителгән.

4 декабрь Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттаховның вазифасыннан китүе турында билгеле булды. Президент Рөстәм Миңнеханов Рәфис Борһановны министр вазифаларын башкаручы итеп билгеләү турында фәрман имзалаган иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG