Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әгъзам Гобәйдуллин Татарстан муниципаль берәмлекләр шурасы рәисе итеп сайланды


Шура рәисе булып эшләгән Миңсәгыйт Шакировның "сәламәтлеге сәбәпле" вакытыннан элек вазифасыннан китәргә теләк белдергән.

Элек республиканың сайлау комиссиясе рәисе булып эшләгән Әгъзам Гобәйдуллин Татарстан муниципаль берәмлекләр шурасы рәисе итеп сайланды. Бу хакта Idel.Реалии хәбәр итә.

Корылтай башында моңа кадәр шура рәисе булып эшләгән Миңсәгыйт Шакировның "сәламәтлеге сәбәпле" вакытыннан элек вазифасыннан китәргә теләк белдергәнлеге билгеле булды. Ул үзе корылтайда катнашмады.

Шура рәисе урынына бер генә намзәт – Гобәйдуллин генә тәкъдим ителде. Ул "республикада үзидарә тәҗрибәсен көчәйтү өчен тырышачакмын" дип белдерде. Депутатлар тәкъдимне хуплады.

Гобәйдуллин быелның көзенә кадәр Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе иде. Аннан соң Тәтеш районы Олы Шәмәк авылы депутаты итеп сайланды.

2017 елның 21 сентябрендә Татарстан сайлау комиссиясенә әгъзалар билгеләү турындагы документ президент сайтында дөнья күргән иде. Исемлектә Гобәйдуллин күрсәтелмәде. Ул Татарстанның муниципаль берәмлекләре шурасын җитәкләячәк дигән фаразлар да булды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG