Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Русия президентын сайлау турында: "Төп намзәтне сез инде беләсез"


Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында М-7 юлын ачу тантанасында, 27 октябрь 2017
Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында М-7 юлын ачу тантанасында, 27 октябрь 2017

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр шурасы җыенында авыл башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Русия президенты сайлавын "лаеклы" уздырырбыз дигән өметен белдерде.

"18 мартның җитди имтихан икәнен әйтми кала алмыйм. Без Русия президенты сайлавын уздырырга тиеш. Сез инде төп намзәтне беләсездер?", диде Рөстәм Миңнеханов авыл һәм район башлыклары җыенында.

Миңнеханов "намзәтләр, әлбәттә, күп" һәм "халык белән эшләү" муниципаль һәм авыл биләмәләре дәрәҗәсендә башкарылырга тиеш, дип өстәде.

"Сайлауны бер көн эчендә ясамыйбыз. Әгәр кешенең хакимияткә яки бер кешегә карата фикере кире икән, аны үзгәртү җиңел түгел. Ләкин без бүген башкарган проектлар, киләчәккә планнар турында сөйләргә кирәк. Ниндидер бина ачабыз, бәйрәм уздырабыз - менә бу формаларны кулланырга кирәк", диде президент.

"Без Русия президенты сайлавын лаеклы уздырырбыз дип өметләнәм," дим тәмамлады Миңнеханов.

Бүген шулай ук Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да Татарстан депутатларын сайлау кампаниясе вакытында үз коллективлары янында ешрак булып, аңлату эшләре алып барырга, Владимир Путинга теләктәшлек белдерергә чакырды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG