Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Корылтае рәисе Константин Толкачев журналистлар белән очрашуда федераль үзәк белән шартнамә мәсьәләсендә "хәзер барысы да федераль кануннар белән регламентлаштырылган, иҗатка урын юк", дип белдерде.

Башкортстан Дәүләт җыены - Корылтай рәисе Константин Толкачев матбугат очрашуында республика һәм федераль үзәк арасында яңа килешү төзү мөмкинлегенә кагылышлы сорауга җавап бирде.

"Без әлеге килешүне төзегәндә (1994 елның 3 августы - ред.) федерациянең хокукый кыры бик проблемлы иде. Үзәк белән төбәкләр арасындагы хокукый мөнәсәбәтләрнең күп өлкәләре көйләнмәгән иде. Хәзер инде барысы да федераль кануннар белән регламентлаштырылган, мондый шартларда яңа килешү төзү - димәк, гамәлдәге кануннар өлкәсенә тыкшыну," диде спикер. Бу хакта Idel.Реалии яза.

Республика федераль үзәк алдына төбәкләр файдасына салымнар системын үзгәртү мәсьәләсен куярга җыенмыймы дигән сорауга, Толкачев "федераль үзәк төбәк бюджетларын тигезләү, ватандашларның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү өчен тигез бюджет шартлары булдыру юнәлеше алды", диде.

"Төбәкләрнең барысында да акча җитми, бөтен җирдә проблемнар. Ә илнең бюджет кануннары тотрыклы түгел", дип тәмамлады җавабын спикер.

Республика белән федераль үзәк арасында вәкләтләрне бүлешү турында яңа шартнамә төзү таләбе белән күптән түгел узган "Башкорт халкы җыены"нда чыгыш ясаганнар иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG