Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда өченче тапкыр Jadidfest заманча мәдәният фестивале узачак


 Jadidfest афишасы
Jadidfest афишасы

24 декабрь Казанның "Смена" заман мәдәнияте үзәгендә дүртенче тапкыр бүгенге көн татар мәдәнияте фестивале узачак.

Фестиваль кысаларында төрле остаханәләр һәм очрашулар узачак. Аларга кунак итеп кызыклы шәхесләр чакырылган. Чарада, мәсәлән, меңнәрчә язылучысы булган танылган татар блогерлары, яисә татар телен укытуның алдынгы методикасы авторы Валерия Мещерякова катнашачак.

Камал театрының реклам бүлеге мөдире Инсаф Хәмитовнең музыкаль коллекциясе белән танышу, "Сәяхәтнамә" клубын тәкъдим итү, тарихчы Илдар Шәфыйковтан "Татар хорафатлары: дин һәм миф арасы", КФУ доценты Азат Ахуновтан "Зөлкарнәй турында татар риваятьләре" дигән лекциялар, татарча мобил кушымталар ясаучыларның презентацияләре, "Гыйлем" проектыннан "Әбүгалисина" дип аталган фәнни слэм, "Казан "асты" сәфәре, "Юеш бистә" дигән квест һәм башка кызыклы очрашулар көтелә. Сабыйлар өчен аерым мәйданчык эшләячәк дип белдерә Дөнья татар яшьләре форумы.

Быел фестивальдә крәшен, ногайбәк, мишәр, мордва, чуаш, удмурт фольклоры һәм борынгы музыкаль инструментлар белән танышу да булачак. Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин башка милләтләр белән дә тыгызрак эшли башаларга кирәклеген аңладык, ди.

"Без бер-беребез белән ныграк кызыксына башладык, бу бик табигый. Татарстан Конституциясенә багышланган чарага әзерләнгәндә, аны уздырганда, һәм гомумән, соңгы берничә ел эчендә без шулкадәр яхшы егетләр-кызлар белән таныштык, болар удмурт, мари, чуаш халыкларының яшь буыны вәкилләре. Без бер-беребезне яхшырак өйрәнергә, белергә вакыт җиткәнен аңладык, тыгызрак эшләргә кирәклегенә төшендек", ди Яруллин.

Jadidfest чарасының төп аудиториясе – замана белән бергә атлаучы, тарих һәм мәдәният белән кызыксынучы казаннар һәм башкалабыз кунаклары, дип белдерә оештыручылар.

2016 елның 25 декабрендә Казанда икенче мәртәбә "Jadidfest" фестивале үткән иде. Фестивальдә дизайн-маркет оештырылып милли киемнәр, ризыклар, борынгы китаплар, кулдан ясалган көндәлек кирәк яраклар сатылды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG