Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталониядә парламентка сайлауда бәйсезлек тарафдарлары җиңү яулады


Пәнҗешәмбе Каталониядә яңа парламент сайлаулары узды. Бюллетеньнәрнең 99 процентын санау нәтиҗәләре билгеле. Беренчел мәгълүматларга караганда, төбәкнең бәйсезлеге өчен чыгыш ясаучы өч фирка парламенттагы 135 урынның 70ен алачак.

Сайлау нәтиҗәләренә караганда, төбәк бәйсезлеге өчен чыгыш ясаучы "Бергә Каталония өчен" (JxCat), "Каталониянең республика суллары" ("Республиканские левые Каталонии" (ERC) һәм "Халык берлеге" (CUP) парламенттагы 135 урынның 70ен алачак.

Ләкин Каталониянең Испаниядә калуы өчен чыгыш ясаучы "Ватандашлар" фиркасе сайлауның лидеры булды. Ул 25 процент тавыш җыйган, бу аңа 36 мандат бирә.

Нәтиҗәдә кайсы фирканең хөкүмәтне оештыру белән шөгыльләнәчәге аңлашылып бетми. Гадәттә хөкүмәтне иң күп тавыш җыйган фирка формалаштыра. Бу очракта ул – "Ватандашлар" фиркасе. Ләкин бәйсезлек өчен көрәшүче фиркаләр дә хөкүмәтне оештыруда катнашу хокукы таләп итәргә мөмкин, чөнки аларның парламенттагы урыннары күбрәк. Хөкүмәт 23 гыйнварга кадәр формалашырга тиеш, Каталониянең яңа башлыгын 7 апрельгә кадәр сайлаячаклар.

Эш көне булуга карамастан, сайлауга тавыш бирүчеләрнең 70 проценттан артыгы килгән. Бу 2015 һәм 2012 елгы сайлаулар белән чагыштырганда, күбрәк дип белдерелә.

Каталониянең элекке башлыгы Карлес Пучдемон сайлау нәтиҗәләрен "беркем дә шикаять итә алмаслык җиңү" дип атады. Үзе ул Бельгиядә, Испания аны фетнә оештыруда гаепли.

Каталония бәйсезлеген игълан иткәннән соң Испания төбәккә турыдан-туры идарә кертте. Төбәк хөкүмәте һәм парламент таратылды. Испания премьер-министры Мариано Рахой 21 декабрьгә Каталониядә вакытыннан алда сайлау булачагын белдергән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG