Башкортстанның Иглин районы Акбирде авылы мәктәбе укытучылары Җинаять кодексының 136нче маддәсе нигезендә ("Кеше һәм ватандашның хокуклары һәм ирекләре тигезлеге бозылу") җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.
"Вконтакте" төркемендә урнаштырылган прокуратура хатыннан күренүенчә, мәктәп коллективы "ата-аналарның теләгенә каршы килеп", "башкорт телен дәүләт теле буларак укыту" каралган уку планын кабул иткән.
Шулай итеп педагогик төркем "Русия Конституциясенең 26нчы маддәсендә язылган мәктәп укучысының укыту телен ирекле сайлау хокукын бозган", диелә хатта. Прокуратура материалларны Тикшерү комитетына җибәргән.
Путин 20 июль Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясаган иде. Аннан соң президент баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Тикшерүләр тәмамланды, Русия мәгариф минстрлыгыннан милли республикалар дәүләт телләре ата-ана ризалыгы белән атнасына ике сәгатькә кадәр өйрәнелергә мөмкин дигән хат төште.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.