Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наталия Фишман: "Татарстанда яшәүчеләр татар телен белергә тиеш"


Наталия Фишман
Наталия Фишман

Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман Idel.Реалии белән сөйләшүдә татар телен яклап чыкты. "Минемчә, Татарстанда яшәүче кешеләр татар телен, башлангыч дәрәҗәдә булса да, белергә тиеш. Бу - син яшәгән җиргә ихтирам күрсәтү", ди ул.

Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман Idel.Реалии-га биргән әңгәмәдә татар телен яклап чыкты. "Бу җирдә яшәүче кешеләр, титул милләт вәкилләре булмыйча, биредәге сыйфат үзенчәлекләренең өстенлекләрен файдалана икән, төбәкнең титул милләте мәдәниятенә ихтирам һәм аңлау белән карарга тиеш. Бу төбәк нәкъ шушы мәдәният сәбәпле шулкадәр уңышлы", дип әйтте Фишман.

Президент ярдәмчесе фикеренчә, титул милләтнең үз телен өйрәнергә хакы булуына барысы да ихтирам белән карарга тиеш. "Минемчә, Татарстанда яшәүче кешеләр татар телен, башлангыч дәрәҗәдә булса да, белергә тиеш. Бу - син яшәгән җиргә ихтирам күрсәтү", ди ул.

Наталия Фишман белән тулы әңгәмәне 26 декабрь көнне Idel.Реалии сайтында карарга мөмкин. Ул шулай ук үзенең 2017 елдагы төп уңышлары, түрә буларак эшләп нәрсәгә өйрәнүе турында сөйләде.

Наталия Фишман 2015 елның март аеннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмчесе булып эшли. Моңарчы ул Мәскәү мэры каршында җәмәгать урыннарын үстерү шурасын җитәкләгән. Фишман Татарстанда "уңайлы мохит" булдыру, парклар һәм бакчалар мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Татар җәмәгатьчелеге аны берничә тапкыр татар телен санга сукмауда гаепләгән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG