Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк сайлау комиссиясе Ксения Собчакка имза җыя башлауны рөхсәт итте


Ксения Собчак
Ксения Собчак

Үзәк сайлау комиссиясе Ксения Собчакның документларын тикшергән һәм аңа Русия президенты сайлавында намзәт буларак катнашу өчен имза җыярга рөхсәт биргән.

Ксения Собчакка сайлау фонды оештыру өчен банкта махсус хисап ачарга һәм үзенә теләктәшлек белдерүчеләрдән имза җыярга рөхсәт бирелде. Собчак "Гражданская инициатива" фиркасеннән намзәт буларак тәкъдим ителде. Парламентка кермәгән фиркадән намзәт буларак тәкъдим ителгәннәрне теркәр өчен кимендә 100 мең имза җыярга кирәк. Шул ук вакытта бер төбәктә имзалар саны 2,5 меңнән артмаска тиеш.

Ксения Собчак документларын Үзәк сайлау комиссиясенә 25 декабрьдә тапшырды. Аңа кадәр ул үзенең "123 авыр адым" дип аталган сайлау алды програмын тәкъдим иткән иде. Програм "Эчке сәясәт", "Икътисад үсеше", "Социаль сәясәт" һәм "Тышкы сәясәт" дип аталган өлешләргә бүленгән.

Собчак үзен "барысына да каршы" намзәт буларак тәкъдим итә.

28 декабрьдә аның Казанга килүе дә көтелә. Ул сайлаучылар белән "Мираж" кунакханәсендә очрашачак, диелә. Собчак "СОлНЦе" мәктәбенә кереп чыгарга да җыена.

25 декабрьдә Үзәк сайлау комиссиясе оппозиция вәкиле Алексей Навальныйга сайлауда катнашырга рөхсәт бирмәде. Моны Навальныйның җинаять җәзасы барлыгы белән аңлаттылар. Навальный Үзәк сайлау комиссиясенең әлеге карарын Конституция мәхкәмәенә шикаять итәргә җыена.

Ксения Собчак Алексей Навальныйга үзенең ышанычлы вәкиле булырга тәкъдим итте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG