Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чемезов чүп яндыру корылмасына каршы булучыларны объектив булмауда гаепли


Казанда чүп яндыру корылмасына каршы чыгучылар
Казанда чүп яндыру корылмасына каршы чыгучылар

"Ростех" дәүләт ширкәте башлыгы Сергей Чемезов чүп яндыру корлымаларына каршы чыгыш ясаучы "экология өчен көрәшүчеләрнең, бигрәк тә чит илдәгеләрнең" объективлыгын шик астына куя.

Бу хакта Чемезов "Коммерснатъ"ка интервьюда белдерә. Аның сүзләренчә, "идеаль картина - ул чүпне аерым җыю һәм 100 процентлы эшкәртү, ләкин әлеге хыяллар безнең чынбарлыкка каршы килә", чөнки халыкны чүпне аерып җыярга өйрәтү өчен дистәләгән еллар кирәк.

Чемезов 2025 елга Русиядә барлыкка киләчәк биш чүп яндыру корлымаларыннан "атмосферага машинадан чыккан газ күләме дәрәҗәсендә генә" матдәләр чыгачак, дип тә ышандыра.

Чүп яндыру корылмаларының берсе Казанда төзелергә тиеш. Әлегә аның төгәл урыны билгеле түгел. Гәрчә ул инде көз көне төзелә башларга тиеш иде. Казанда ел дәвамында әлеге төзелешкә каршы чаралар узды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG