Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Мостай Кәримнең аудиокитапларын урыс телендә чыгардылар 


Мостай Кәрим хикәяләре кергән аудиокитап. (Башкортстан мәдәният министрлыгы сайтыннан)
Мостай Кәрим хикәяләре кергән аудиокитап. (Башкортстан мәдәният министрлыгы сайтыннан)

Язучы һәм драматург Мостай Кәримнең йөз еллыгына аның әсәрләрен аудиога яздырып дөньяга чыгардылар. Аудиоальбомга биш хикәя кергән.

Язмаларны әзерләү өчен акчаны Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов исеменнән грант рәвешендә биргәннәр. Аудиотупланманы халыкка Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры мөдире Азат Җиһаншин тәкъдим итте.

200 данә итеп чыгарылган дискларга балалар өчен язылган биш хикәя кергән: "Безнең өйнең яме", "Кыш бабай бәләкәй чакта", "Андамы-мондамы?", "Сыерчык баласы" һәм "Каен урманында". Аларның гомуми озынлыгы – өч сәгать. Хикәяләрне Башкортстан Республикасының халык артисты Марат Корбангалиев укый. Барлык әсәрләр дә урыс телендә яздырылган.

Тиздән дисклар китап кибетләрендә һәм театрда сатуга чыгачак, дип хәбәр итә Башктортстанның мәдәният министрлыгы.

Шулай ук Мостай Кәримнең "Безнең өйнең яме" әсәренә фильм төшерү өчен Русия мәдәният министрлыгы 90 млн сум акча бүлде. Фильмны киләсе елда төшерә башлаячаклар, аның режиссеры танылган актер һәм алып баручы Александр Галибин булачак. Фильм Башкортстанның бер авылында һәм бераз Уфада төшерелер дип көтелә. Китаплардан аермалы буларак, кино башкорт телендә төшерелә, ул республиканың 100 еллыгына һәм Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышлап 2019 елда чыгачак.

Узган айда Русиядә һәм БДБ илләрендә иң зур электрон китапханәләрнең берсе – ЛитРес сәхифәсендә татар язучысы Мәхмүт Галәүнең "Болганчык еллар" һәм "Мөһаҗирләр" романнарының аудиокитаплары да урнаштырылды. Алар "Түбән Кама нефтехим" ширкәте каршында оешкан Халык иҗаты йортының "Җидегән чишмә" студиясендә әзерләп чыгарылган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG