Accessibility links

"Тыңлап була торган китаплар заманга туры килә"


Аудиокитапларны Дәүләт шурасында тәкъдим итү. Сулдан: Александр Гнеденков, Фәрит Мөхәммәтшин, Разил Вәлиев, Ирек Шәрипов, Наталья Савельева, Мингали Мөхәммәтшин

Русиядә һәм БДБ илләрендә иң зур электрон китапханәләрнең берсе – ЛитРес сәхифәсендә татар язучысы Мәхмүт Галәүнең "Болганчык еллар" һәм "Мөһаҗирләр" романнарының аудиокитаплары урнаштырылды. Китаплар "Түбән Кама нефтехим" ширкәте каршында оешкан Халык иҗаты йортының "Җидегән чишмә" студиясендә әзерләп чыгарылган.

Проектның ни рәвешле тормышка ашырылуы, аның максатлары турында Азатлыкка Халык иҗаты йорты мөдире Александр Гнеденков сөйләде.

– Александр әфәнде, бу проектның идеясе кайчан, ничек туды? Нидән башладыгыз?

– Беренчедән, безнең Халык иҗаты йортында бер төркем иҗат кешеләре тупланды. Алар бик сәләтле. Безнең оешмада җиде иҗат коллективы эшли. Керәшен, рус, татар, чуаш халыкларының милли сәнгатен саклый торган, халыкка күрсәтә торган ансамбльләр. Сабантуйларда, шәһәр чараларында чыгыш ясыйбыз. Эшчәнлегебезгә заманчарак юнәлеш бирү өчен мин шундый бер уртак проект ясарга тәкъдим иттем. Бу идеяне тормышка ашыру турында “Түбән Кама нефтехим” генераль директоры Азат Бикмурзин белән киңәшләштек, ул хуплап алды. Аудиокитаплар чыгару Халык иҗат йортының үсеш планына керде. Шулай итеп китапларны яздыру, бастырып чыгару эшен башладык. Бер ел дәвамында эшләдек, компаниянең 50 еллык юбилеена җитештерергә тырыштык. Бәйрәм чаралары вакытында компания бу аудиокитапларны ветераннарга бүләк итте. Шулай ук бу китаплар Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге китапханәсенә, сукырлар өчен китапханәгә дә бүләк ителде. Күзләре күрмәүчеләр өчен бу бигрәк тә кадерле әйбер.

– Мондый аудиокитапларны яздыру, чыгару нигә кирәк булды?

– Максатлары берничә. Беренчедән, үзебезнең әдәбиятны, Татарстанда чыккан, татар китапларын, романнарын халыкка тарату, популярлаштыру. Чынлыкта аудио форматтагы татар китаплары юк. Шигырь китаплары берән-сәрән булса да, күренә, әмма җитди, уйландыра торган проза юк. Ә тыңлап була торган китаплар ул заманга туры килә. Хәзер бит балалар китап укымый, хәтта зурлар да укып утырудан бигрәк телефонына аудио йөкләтеп алып, эш арасында тыңлауны кулайрак күрә. Икенче максатыбыз – начар күрүчеләр өчен мөмкинлек тудыру.

Аудиокитап тышлыгы
Аудиокитап тышлыгы

Бу китаплар – безнең татар халкының тарихы. “Мөһаҗирләр” – сирәк китап. Ул бары ике тапкыр бастырып чыгарылган. 1931-1932 елларда һәм 1982 елда “Татар романы китапханәсе”ндә басылган, барлыгы 100 мең данә. Бу бик аз, диңгездәге тамчы кебек. Хәзер бу китапны кеше кулында табып та булмый. Мин дә аңа очраклы рәвештә генә юлыктым, сырхауханәдә ятканда кулыма килеп керде дә, укып чыктым. Укыдым да, шаккаттым. Стиле нинди җиңел, укыганда син китапта сурәтләнгән вакыйгалар эчендә кайныйсың, үзең дә шунда булган кебек – моны китапны укыган һәр кеше әйтә.

Шунысы гаҗәпләндерә – ул вакытта милләтләр арасында дошманлашу булмаган – бу турыда китапта бер сүз дә юк

“Болганчык еллар” – татар һәм рус халкының инкыйлабка кадәр булган тормышын сурәтли. Халык ничек яшәгән, аның көнкүреше, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр. Анда руслар да бар, татарлар, чуашлар да. Шунысы гаҗәпләндерә – ул вакытта милләтләр арасында дошманлашу булмаган. Патшага карата ризасызлык булган, күрше күршесе белән телгә килгәндер, әмма милләте аркасында башка халыкка каршы кемнеңдер талашуы – бу турыда китапта бер сүз дә юк.

Мәхмүт Галәү җәмәгате Зәйнәп белән
Мәхмүт Галәү җәмәгате Зәйнәп белән

Мәхмүт Галәүнең язмышы бик фаҗигале. Ул СССР язучылар берлегендә торган. 1938 елда аны репрессияләп атып үтерәләр. Ул язган китаплар барысы да юк ителә, шушы ике китабы гына безгә кадәр килеп җиткән.

Мәхмүт Галәү романнары – татар милләтенең зур байлыгы. Бу мирасны дөньяның теләсә-кайсы почмагында яшәүче татар кешесе файдаланырга, укырга, нәтиҗәләр ясарга тиеш. Шуңа да без бу аудиокитапларны һәркем үзенә йөкләтеп ала алырлык иттек. ЛитРес китапханәсенә урнаштырдык. Чит төбәктә яшәүче татар кешесе икәнсең, рәхим ит, интернет аша ал бу китапны, тыңла. Ул русча да, татарча да бар. “Мөһаҗирләр” – 14 сәгатьлек аудиоязма.

Бу китаплар мәктәпләр өчен дә әйбәт, мәгариф министрлыгы заказ биреп чыгара ала. Инглизчәгә тәрҗемә итеп безнең прозаны инглиз телендә дә чыгарырга була. Шигырьләрне тәрҗемәләү авыр булса, прозаны эшләп була.

– Александр әфәнде, “Мөһаҗирләр” татарлар өчен кадерле китап, алар күбрәк аңлый торган, чөнки татар милләте язмышындагы фаҗигале чор, вакыйгалар сурәтләнә. Ә сез рус кешесе. Ни өчен татар китаплары чыгаруга алындыгыз?

– Руслар, татарлар дип бүлү юк. Мин монда үстем, Түбән Камада мәктәптә укыдым, ә Казанда институт тәмамладым. Әтием Казанныкы, татар дусларым күп. Икетуган сеңлем татарда кияүдә, аның 14 яшьлек улы татар, без аны бик яратабыз.

Халыкны бүлгәләп утырганчы, кешеләрнең көнкүрешен яхшырту белән шөгыльләнергә кирәк

Монда руска-татарга бүләргә ярамый. Иң кызыгы – китап. Аны укып, кеше үзенә күпме белем, акыл ала, шуннан инде ул гамәлләрен кылыр алдыннан аларны яхшылап уйлый, бу белемнәрне тормышта куллана. Бу китапларда сурәтләнгән явыз кешеләргә ошамас өчен. Моның мәгънәсе шул. Яшьләр бу китаплардан менә шуны алырга тиеш.

– Бүген татар теле тирәсендә бәхәсләр бара, көндәлек тормышта төрле милләт кешеләре каршылыкка килде. Моңа ничек карыйсыз?

– Мин Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фикере белән тулысынча килешәм. Тел мәсьәләсен сәясәткә борып җибәрергә ярамый. Безгә мәдәниятне үстерергә кирәк, ә халыкны бүлгәләү, президентыбыз әйткәнчә – 90нчы елларга кире кайту. Хәзер бөтенесен кузгата-куптара башлыйбыз, болгата башлыйбыз. Ә бит моңарчы барысы да яхшы иде. Улым мәктәптә укып чыкты, хәзер аңа 22 яшь, аның бернинди проблемнары булмады. Татар теленә дә йөрде, рус теленә дә. Бердигән егет, хәзер программист булып эшли. Болай бүлгәләп утырганчы, кешеләрнең көнкүрешен яхшырту белән шөгыльләнергә кирәк.

Аудиокитапларны Дәүләт шурасында тәкъдим итү
Аудиокитапларны Дәүләт шурасында тәкъдим итү

Без бу аудиокитапларны Дәүләт шурасының 33нче сессиясенең беренче көнендә тәкъдим иттек. Рәзил Вәлиев белән сөйләштек, алар безне хуплап каршы алды.

– Проект күпмегә төште?

– Бу проект алай ук кыйммәт түгел. Безнең иҗат төркеме актив ярдәм итте, бу эштә катнашты. Янып эшләделәр. Мин администратор буларак эш вакытыннан тыш тоткан вакытлары өчен өстәп түләдем, шул гына. Кешеләр хезмәт хакы хисабына эшләде, ниндидер зур акчалар тотып эшләнгән әйбер түгел.

Аудиокитапны яздыруга без танылган сәнгать әһелләрен җәлеп иттек. Мәхмүт Галәүне рус телендә Наталья Савельева, татарчасын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мингали Мөхәммәтшин укыды.

– ЛитРеска эләгү кыен булдымы? Рус телендә түгел дип кертмәскә тырышмадылармы?

– Юк, гариза бирдек, бөтен тиешле документларны соратып алдылар. Авторлык хокуклары бозылмаганмы дип тикшерделәр. Барысы да тәртиптә булгач, электрон китапханәгә урнаштырдылар. Бу китапларны 100 сумга сатып алып була. Минемчә, кыйммәт түгел.

– Татар телендә аудиокитаплар кирәк дип күптән сөйлиләр, әмма эшләп чыгаручылар күренми, бәлки нидән башларга, каян тотынырга белмиләрдер. Нинди киңәш бирер идегез?

– Менә башлангычы бар, рәхим итсеннәр. Без менә шул юл белән киттек. Моннан тыш, без Тукай әсәрләрен дә аудиоҗыентык итеп чыгардык. Аларны Татарстанның халык артисты Илдус Мөхәммәтшин укыды.

“Нижнекамскнефтехим” “Җидегән чишмә” әдәби берләшмәсенә һәрвакыт ярдәм итте. Бу җәмгыять 35 елдан артык яшәп килә. Төрле очрашулар уза. Без шулай ук студия дә ясадык. Быел безнең якташыбыз Рәзил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилее булды, без аның шигырләренән аудиоҗыентык эшләдек. Максатыбыз – татар әдипләренең иҗатын популярлаштыру, кешеләр шундый якташларыбыз барлыгын белсеннәр.

– Ни өчен бу авторлар сайланды?

– Тукайдан башларга булдык, чөнки татар әдәбиятына кагылышлы әйберне нәкъ менә Тукайдан башларга кирәк. Мәхмүт Галәүне сайладык, чөнки ул бик киң таралмаган. Кешеләр белсә дә, китапларын табып укырга мөмкинлекләре юк. Быел Татарстан китап нәшрияты Мәхмүт Галәүне янәдән бастырып чыгарачак. Без дә бу аудиокитапларны өлешчә “Китаплар” кибетләре аша сатабыз.

– Китап нәшриятында сезнең инициатива белән киредән нәшер ителәме?

– Әлбәттә, кәгазь форматта да басылып чыгуын без дә сорадык.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG