Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ксения Собчак: "Татар телен укыту мәсьәләсен референдумга чыгару кирәк"


Ксения Собчак Казанда
Ксения Собчак Казанда

28 декабрь Ксения Собчак Казанда үзенең сайлау алды штабын ачу вакытында тагын бер кабат татар телен һәм федерализмны яклап чыгыш ясады.

Русия президенты сайлавында катнашырга җыенучы Ксения Собчак пәнҗешәмбе Казанда үзенең сайлау алды штабын ачты. Ачылыш вакытында чыгыш ясап, татар телен укыту мәсьәләсен Татарстан үзе хәл итәргә тиеш, дип белдерде.

Собчак сүзләренчә, "федераль үзәк татар телен укыргамы, юкмы икәнен билгеләргә тиеш түгел".

Мин ике яклы стандартларга каршы

"Ни өчен систем Татарстан өчен монда ничек яшәргә икәнен хәл итәргә тиеш? Безнең ил үз гореф-гадәтләре белән төрле икән, ник болай килеп чыга? Мин ике яклы стандартларга каршы, мин федерализмны, Русиянең бер өлеше булган Татарстанның туган телен өйрәнү, үз кануни актларын булдыру мөмкинлеге бирү яклы", диде Ксения Собчак.

Ул Татарстан өчен күбрәк ирек кирәк, дип саный. "Федерализм - Русиянең киләчәге. Ни өчен ике яклы стандартлар? Исегезгә төшерегез, мин берничә ел элек Путинга Чечня турында сорау биргән идем. Ни өчен анда Русия Конституциясе эшләми, ни өчен анда террорчыларның туганнарын мыскыл итәләр, ни өчен традицион булмаган ориентациядәге кешеләргә шундый мөнәсәбәт?- дип тә сорадым. Исегездәме, ни дип җавап бирде Путин? Безнең ил - төрле, һәр төбәкнең үз гореф-гадәтләре, мәдәниятне, үзләренчә аңлау һәм кешеләргә дә үзләренчә мөнәсәбәт, диде. Ни өчен бу кагыйдә Татарстан өчен эшләми?" диде Собчак.

Соңрак Ксения Собчак "СОлНЦе" мәктәбенә килде һәм анда татар телен укыту мәсьәләсен референдумга чыгарырга кирәк, дип белдерде. Бу хакта Idel.Реалии хәбәр итә.

Ксения Собчак СОлНЦе мәктәбендә
Ксения Собчак СОлНЦе мәктәбендә

​"Сез хәл итәргә тиеш, Мәскәү түгел. Тынычлыкта яшәүнең төп ысулы - төбәкләргә күбрәк ирек бирү. Аннары без саннар күрербез (әгәр референдум булса - ред) , бу - төп күрсәткеч булачак," диде Собчак.

Моңа кадәр дә Собчак: "Мин Баш прокуратура һәм Рособрнадзор җитәкчелеген Татарстан мәктәпләрендә татар теленә каршы һөҗүмне туктатырга чакырам", дип белдергән иде.

Собчакның Казандагы штабы ачылышына берничә дистә кеше килде. Ул үзенә 100 мең имза җыярга кирәклеге турында әйтте. Пәнҗешәмбе кич "Мираж" кунакханәсендә үз тарафдарлары белән очрашачак дип белдерелә.

26 декабрь Үзәк сайлау комиссиясе Ксения Собчакның документларын тикшерде, Русия президенты сайлавында намзәт буларак катнашу өчен имза җыярга рөхсәт бирде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG