Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның татар галимнәре Дамир Исхаковны яклап Миңнехановка хат язган


Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Башкортстанның татар галимнәре Мәрҗани исемендәге тарих институтыннан җибәрелгән тарихчы Дамир Исхаковны яклауны сорап президент Рөстәм Миңнехановка хат язган.

Галимнәр Исхаковның тарих институтыннан китүенә борчылу белдерә.

"Татар халкы өчен күп эш башкарган һәм киләчәктә дә башкара алырдай кешене вазифасыннан җибәрүче Институт җитәкчелеге, шәхси аның башлыгы Рафаэль Хәкимовның позициясе аңлашылмый", диелә әлеге хатта.

Алар Рөстәм Миңнехановтан "тарихчы Дамир Исхаковның язмышын хәл итүдә" катнашуны сорый. "Мәрҗани институты үзенең элеккедән килгән традицияләре белән татарның тарихи фикер үзәге булып калыр, дип ышанасы килә", дип яза Башкортстан галимнәре.

Хатны ун фән докторы һәм бер фән кандидаты имзалаган. Алар: "Без Исхаковны татар халкы тарихын өйрәнгән иң яхшы белгечләрнең берсе буларак беләбез, ул көчен һәм вакытын кызганмыйча халыкка хезмәт итә. Дөньяда танылган галимгә Татарстанның шәрәфле исемнәре бирелмәде, ул академия әгъзасы да түгел", дип белдерә.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның Мәрҗани исемендәге тарих институтындагы вазифасыннан китүе 26 декабрь билгеле булды. Ул моны институт җитәкчесе Рафаэль Хәкимовның шәхси карары, дип белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG