Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алданганнарга 2018 елда "Миллениум-сити"дагы йорт төзелеп бетмәячәк диелгән


Акча кертеп фатирлы булам дип алданучы ялгыз пикетта
Акча кертеп фатирлы булам дип алданучы ялгыз пикетта

Акча кертеп фатирлы булам дип алданучылар сүзләренчә, Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин йортның 2018 ел планына кермәвен әйткән.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин "Миллениум-сити" торак бистәсендә фатирлы булам дип акча кертеп алданучылар белән очрашуда 2018 елда йортның төзелеп бетмәячәген белдергән. Бу хакта Idel.Реалиига очрашуда катнашучы хәбәр иткән. "Нигъмәтуллин сүзләренчә, 2018 елда төзелеп бетәсе йортлар арасында безнеке юк", дигән ул.

23 сентябрь Татарстан хөкүмәте бинасы каршында "Миллениум Сити" торак комплексында фатир алырга акча кертеп алданучылар ялгыз пикетлар уздыра башлады. 30 октябрь пикетчылар янына Татарстан төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев чыгып йортның киләсе елда төзелеп бетәчәген вәгъдә итте.

Әлеге торак комплексын "Свей" ширкәте җитәкчесе Рәшит Аитов 2004 елда ук төзи башлаган иде. Аны Казанның 1000 еллыгына тәмамлау планлаштырылды, әмма оешма эшен вакытында төгәлли алмады. 2011 елны әлеге комплекс "Тимер Банк" карамагына күчте, 2012 елдан бирле төзелеш алга китмәде.

Фатир алам дип акча кертеп алданучылар Татарстан президенты идарәсенә, Казан башкарма комитетына, муниципаль комитетларга хатлар да язып карады, әмма җавап ала алмады. Соңгы хатларын алар Русия президенты Владимир Путинга язды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG