Accessibility links

Кайнар хәбәр

Инициатив төркем Дагыстан мөфтие җәмәгатен президентлыкка тәкъдим итте


Айна Гамзатова
Айна Гамзатова

Докуметларның Үзәк сайлау комиссиясенә 5 гыйнварга кадәр җибәреләчәге әйтелә.

30 декабрь Махачкалада 542 кешедән торган инициатив төркем Дагыстан мөфтиенең җәмәгате, "Ислам" журналы баш мөхәррире Айна Гамзатованы Русия президентына намзәтлеккә тәкъдим иткән. Бу хакта ТАССка Гамзатованың сүзчесе белдергән.

Инициатив төркемгә, аерым алганда, табиблар, спортчылар, фән һәм мәдәният эшлеклеләре кергән дип белдерелә. Докуметларның Үзәк сайлау комиссиясенә 5 гыйнварга кадәр җибәреләчәге дә әйтелә. Тәкъдим итү җыелышының булачагы турында 25 гыйнвар комиссиягә хәбәр җибәрелгән булган инде.

Русия президентын сайлау 2018 елның 18 мартына билгеләнгән. Русиянең хәзерге президенты Владимир Путин, телевидениедә алып баручы Ксения Собчак, эшмәкәрләр хокуклары вәкиле Борис Титов, ЛДПР лидеры Владимир Жириновский, "Яблока"га нигез салган Григорий Явлинский һәм КПРФтан "Ленин исемендәге совхоз" мөдире Павел Грудинин президентлыкны дәгъва кылырга җыена.

Ксения Собчак 28 декабрь Казанда үзенең сайлау алды штабын ачты. Анда да ул татар телен һәм федерализмны яклап чыгыш ясады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG