Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный Югары мәхкәмә карарын шикаять итте


Навальный Конституция нигезендә президент сайлауга намзәт булып чыгарга хокукым бар дип белдерә.

Алексей Навальный Үзәк сайлау комиссиясенең үзен Русия президенты сайлавында катнаштырмауны яклаган Русия Югары мәхкәмәсе карарын шикаять итте. Бу хакта РБК хәбәр итә.

25 декабрь комиссия Навальныйны "Кировлес" эше нигезендә хөкем карары сәбәпле намзәт итеп теркәүдән баш тартты. Моңа җавап итеп сәясәтче халыкны сайлауларда катнашмаска чакыру чаралары белән янады. Аннан соң Кремльдә Навальный чакыруының Русия кануннарына ярашлымы икәнен тикшерү кирәк дигән белдерү белән чыктылар.

Русия президентын сайлау 2018 елның 18 мартына билгеләнгән. Русиянең хәзерге президенты Владимир Путин, телевидениедә алып баручы Ксения Собчак, эшмәкәрләр хокуклары вәкиле Борис Титов, ЛДПР лидеры Владимир Жириновский, "Яблока"га нигез салган Григорий Явлинский һәм КПРФтан "Ленин исемендәге совхоз" мөдире Павел Грудинин президентлыкны дәгъва кылырга җыена.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG