Accessibility links

Югары мәхкәмә Навальныйның сайлау комиссиясе өстеннән биргән шикаятен кире какты


Алексей Навальный, 25 декабрь 2017

Навальный, Конституция нигезендә, президент сайлауга намзәт булып чыгарга хокукым бар дип белдерә.

Русия Югары мәхкәсе оппозиционер Алексей Навальныйның Үзәк сайлау комиссиясе өстеннән биргән шикаятен кире какты. Комиссия Навальныйны Русия президентына намзәт итеп теркәүдән баш тарткан иде. Навальный, Конституция нигезендә, сайлауда катнашырга хокукым бар дип белдерә. Европа берлеге оппозиционерны сайлауга чыгармауны гаепләде.

25 декабрь комиссия Навальныйны "Кировлес" эше нигезендә хөкем карары сәбәпле намзәт итеп теркәүдән баш тартты. Моңа җавап итеп сәясәтче халыкны сайлауларда катнашмаска чакыру чаралары белән янады. Аннан соң Кремльдә Навальный чакыруы Русия кануннарына ярашлымы икәнен тикшерү кирәк дигән белдерү белән чыктылар.

Алексей Навальныйның Уфадагы штабы да Башкортстан халкын 2018 елның 28 гыйнварында "сайлаучылар эш ташлавы"на чакырды.

Русия президентын сайлау 2018 елның 18 мартына билгеләнгән. Русиянең хәзерге президенты Владимир Путин, телевидениедә алып баручы Ксения Собчак, эшмәкәрләр хокуклары вәкиле Борис Титов, ЛДПР лидеры Владимир Жириновский, "Яблока"га нигез салган Григорий Явлинский һәм КПРФтан "Ленин исемендәге совхоз" мөдире Павел Грудинин президентлыкны дәгъва кылырга җыена.

Ксения Собчак пәнҗешәмбе Казанда үзенең сайлау алды штабын ачты. Анда да ул татар телен һәм федерализмны яклап чыгыш ясады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG