Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себердә ислам динен яклаучылар истәлегенә стела куелды


Тубыл шәһәре керешенә куелган стела
Тубыл шәһәре керешенә куелган стела

Тубыл шәһәренә җитәрәк олы юлда стела куйган Данияр Әхмәтов: "Әлеге гамәлебез мәдәниятебезне, тарихыбызны һәм динебезне торгызуга этәргеч бирер дип уйлыйбыз", ди. Төмән янында да куярга җыенуларын әйтә.

Төмәннән Тубылга килгәндә шәһәргә 10 чакрымлап кала Вагай юлы кисешкән урында юлчыларны мөселман стеласы каршы ала. 7 метр биеклектә кара стелага "Аллаһ. Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән. Безне тугры юлдан алып бар. Морза Колмәмәтовлар. 1796 ел" дип язылган.

Хәзер Төмән шәһәрендә яшәүче, юридик оешма җитәкчесе, төбәкнең морзалар мәҗлесе рәисе, Колмәмәтовлар нәселеннән 34 яшьлек Данияр Әхмәтов үз акчасына ясаткан.

Данияр Әхмәтов
Данияр Әхмәтов

"Узган ел бу стеланы кую теләге туды. 2017 елда Русиядәге инкыйлабка 100 ел тулды бит. Әлеге инкыйлабтан соң бик күп мөселманнар зыян күрә, мәчетләр җимерелә. Ислам динен яклап чыгучылар арасында минем бабаларым да була. Бу стела безнең Колмәмәтовлар нәселенә генә түгел, ә ислам динен яклаган барлык татар-мөселманнар истәлегенә куелды. Морза Колмәмәтовлар элек-электән Себердә ислам динен яклаучылар була. Алар патша заманнарыннан ук себертатарларның ислам дине тоту хокукларын саклауга ирешә. Христианлаштыруны туктата. Колмәмәтовлар Милли шура дигән җыенда катнаша. 1937 елдан соң минем күп туганнарым репрессиягә дучар була.

Бу гамәлебез, стеланы куюыбыз мәдәниятебез, тарихыбыз һәм динебезне торгызуга этәргеч бирер дип уйлыйбыз. Безнең тарихыбыз бик зур ул. Ул Себер ханлыгы яулангач та туктап калмаган. Стела Себер ханлыгына үзенә күрә бер истәлек тә булып тора", ди Әхмәтов. Бүген Тубыл, Төмән якларында Колмәмәтовлар нәселеннән булган меңләп кеше яши.

Данияр әфәнде сүзләренчә, әлеге стеланы кую җиңел булмаган. Тубыл районы хакимияте бу гамәлне хуплаган, әмма кая урнаштыру мәсьәләсе килеп тугач, җир белән кыенлыклар килеп чыккан.

"Бу эштә безгә Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе рәисе Нәфигулла Аширов нык ярдәм итте. Без стеланы муниципаль җиргә куярга рөхсәт ала алмадык. Аннан соң хосусый җирләре булган бер кеше ярдәм итте, үз җирен бүлеп бирде", ди Әхмәтов.

Бу стелараны күреп кешеләрнең үзаңнары уяныр дип уйлыйбыз

Бу стеланы алар 26 декабрь куя. Чарага район хакимиятеннән дә вәкилләр килә. Стеланың тирә-ягын матурлагач, берәр дини бәйрәм вакытында биредә чара үткәрү теләге дә бар аларның.

Данияр сүзләренчә, алар Себер җирендә бу стела белән генә туктап калмаячаклар. Төмән районындагы олы юл өстенә тагын бер шундый стела кую эшләрен башлап җибәргәннәр. Җир бүлеп алу турында сөйләшүләр бара. "Без бу ике проект белән генә туктап калырга җыенмыйбыз. Бу стелараны күреп кешеләрнең үзаңнары да уяныр дип уйлыйбыз", ди Данияр әфәнде.

Нәфигулла Аширов
Нәфигулла Аширов

Нәфигулла Аширов Азатлыкка Русиянең башка төбәкләрендә дә шундый стелалар куелсын өчен әлеге гамәл турында социаль челтәрләрдә, интернеттагы сәхфәләрдә таратырга тырышабыз дип белдерде.

Тубыл белән Төмән арасында гына да 3-4 тәре тора

"Хәзер бөтен җирләргә дә тәре куеп бетергәннәр бит. Тубыл белән Төмән арасында гына да 3-4 тәре тора. Без күптән инде мөселманнарга да үз билгеләрен куярга мөмкинме дип сораган идек. Хакимиятләрдән хат та алдык. Анда "Мөселманнарга каберлекләрдә, мәчетләрегездә куярга мөмкин" дип белдерделәр. Әнә шулай итеп алар безгә кайда мөмкин һәм кайда мөмкин булмаганны күрсәтәләр. Менә безнең татар егетләренең тырышлыгы белән беренче тапкыр куелган стела бу.

Башка төбәкләрдә яшәүчеләр арасында да бу үрнәкне хуплаучылар бар. Бу хәлне күреп, ишетеп белеп кешеләрдә фикер уяна. Әгәр татар-мөселманнарның фикерләре уянса, мондый инициативалар башка регионнарда да тагын да күбрәк булыр дип уйлыйбыз", ди Нәфигулла хәзрәт.

Юлларда гына түгел, ә себертатарлар өчен изге саналаган тарихи урын - Себер ханлыгы башкаласы Искер тирәсенә дә 2014 елның җәендә тәре утырткан иделәр. Искер янында тарихи-мемориаль комплекс төзегән, ел да "Искер-җыен" фестивале һәм Себер тарихына багышланган фәнни конференция үткәреп килгән "Мирас" иҗтимагый оешмасы таләбе белән соңыннан бу тәрене алдылар.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG