Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һәлак булучыларның тугызы чит ил ватандашлары. Иминлек кагыйдәләре үтәлмәү маддәсендә җинаять эше ачылган.

Новосибирски өлкәсенең Искитим районы Чернореченски авылында аяк киемнәре җитештерү ширкәтендә янгын чыгып, Кытайның 7, Кыргызстанның ике ватандашы һәм бер русияле һәлак булган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәктәге идарәсенә сылтама белән "РИА Новости" хәбәр итә.

Министрлык белдерүенчә, янгын җирле вакыт белән иртәнге 9да чыккан. Ут 2 мең дүрткел метр мәйданга таралган. Янгын булган урында тикшерүчеләр эшли. Беренчел фаразга күрә, янгын электр үткәргечтәге кыска ялганыштан чыккан булырга мөмкин. Иминлек кагыйдәләре үтәлмәү маддәсендә җинаять эше ачылган дип белдерелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG