Трампның киләсе президент сайлауда катнашырга җыенуы турында Ак йорт вәкиле Һоган Гидли белдергән. "Ул, һичшиксез, президентлыкка намзәтен тәкъдим итәчәк", ди Гидли.
Гидли сүзләренчә, дәүләт башлыгы буларак Трамп икътисади үсеш өлкәсендә зур уңышларга ирешкән һәм "Ислам дәүләте" сугышчан төркемен җиңүгә ирешкән.
Дональд Трамп 2016 елның көзендә АКШ президенты булып сайланды. Демократлар намзәте Һилари Клинтон җиңелүен таныды. АКШтагы узган президент сайлауда Русия тыкшынган дип белдерелде. Моны тикшерүне махсус прокурор Роберт Мюллер алып бара. The Washington Post ике чыганакка таянып язганча, Мюллер бу хакта Дональд Траптан да сорау алырга җыена. Трампка быел 72 яшь тула.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.