Accessibility links

Кайнар хәбәр

Собчакның Казандагы штабы башлыгына имза җыю өчен җинаять эше турында кисәтәләр


Эльза Нисанбекова
Эльза Нисанбекова

Ксения Собчакның Казандагы сайлау штабы җитәкчесе Эльза Нисанбекова мессенджерларының берсенә "Гражданский патруль" төбәкара иҗтимагый оешма идарәсе рәисеннән кисәтү хаты килгән. Ул Нисанбековага Собчак өчен имзалар җыюны туктатырга тәкъдим итә.

"Гражданский патруль" дип аталган кулланучылар хокукларын яклау оешмасының төбәкара идарәсе рәисе Ростислав Антонов Нисанбековага Ксения Собчак өчен имзалар җыю өчен җинаять эше ачу ихтималы турында кисәтә. Бу хакта Idel.Реалиига Эльза Нисанбекова сөйләгән.

Антонов җибәргән хатта Собчакның Кырым һәм Акъяр турындагы белдерүе тикшерелә, диелә. "Әлеге белдерүне экстремистик дип таныган очракта, авторга карата җинаять эше ачылачак", дигән Ростислав Антонов.

Аның сүзләренчә, тикшерү барышында штаблар эшчәнлеге дә тикшерелер, ә Собчакка ярдәм итүчеләрне җинаять кылуда катнашучылар буларак карарга мөмкиннәр. "Штабны экстремистик оешма буларак тану һәм аның эшчәнлеген сак астына алу ихтималы да бар", диелә хатта.

Шуңа күрә Антонов Нисанбековага Собчак өчен имза җыюны һәм штабка волонтерлар туплауны туктатырга тәкъдим итә.

Собчакның федераль штабында мондый хатларны бөтен ил буйлап дистәләгән штаб җитәкчеләре алган, дип белдерәләр.

2017 елның октябрендә журналистлар белән очрашуда Ксения Собчак "халыкара хокуклар нигезендә, Кырым - Украинаныкы" дигән иде. Федераль иминлек хезмәте Собчакның әлеге белдерүенә лингвистик анализ ясады һәм Русиянең территориаль бөтенлеген бозуга өндәү күрмәде. Прокуратурага килгәндә, әлеге вакытта Собчак сүзләре психологик-лингвистик экспертиза уза, дип белдерелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG