Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Айшә авылыннан куылган чегәннәр Страсбург мәхкәмәсенә шикаять иткән


Айшәдән куылган чегәннәрнең берсе Мария Михай
Айшәдән куылган чегәннәрнең берсе Мария Михай

Татарстаның Яшел Үзән районы Айшә авылыннан мәхкәмә карары белән куылган чегәннәр Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Алар милләт буенча дискриминация һәм басым астында куылуга зарлана.

Страсбург мәхкәмәсенә шикаять белән чегән гаиләсенең 36 әгъзасы мөрәҗәгать иткән. Шикаятьтә Кеше хокукларын һәм төп ирекләрен яклау Европа конвенециясенең "шәхси һәм гаилә тормышын хөрмәт итү хокукы" һәм "дискриминацияне тыю" маддәләре бозылды дип белдерелә. Шикаятьне "Зона права" хокук яклау оешмасы юристы Ирина Хрунова төзегән.

"Яшел Үзән районы җитәкчелеге шәхси һәм гаилә тормышына хөрмәт хокукын бозган дип саныйбыз. Хакимиятләрнең чегәннәр йортлары белән алар авылда ун ел яшәгәч кенә кызыксына башлаулары сораулар тудыра", ди Хрунова Idel.Реалиига. Аның фикеренчә, Яшел Үзән районы җитәкчелегенең чегәннәргә карата әйткән мыскыллы сүзләре милләт буенча дискриминация буларак бәяләргә мөмкин.

Юристлар Страсбург мәхкәмәсенең уңай карарына өметләнә. "2017 елда Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Калининград өлкәсе чегәннәре ягына баскан иде, анда 33 шикаять бирүчегә сигезешәр мең евро түләү карары чыкты", ди Ирина Хрунова.

Яшел Үзән районы хакимите вәкиле Денис Анисимов "чегәннәрне куып чыгару турында сөйләү дөрес түгел, сүз канунсыз төзелгән йортларны сүтү турында бара" дип саный.

Былтыр Яшел Үзән шәһәре мәхкәмәсе Айшә авылында яшәүче чегәннәр төзегән кайбер йортларны канунсыз дип таныды һәм аларны үз акчаларына сүтәргә кушылды. Җирле хакимият сүзләренчә, әлеге йортлар тиешле теркәлү узмаган, янгын иминлеге кагыйдәләрен бозып төзелгән һәм электр челтәренә канунсыз тоташтырылган.

Чегәннәр үз йортларын үзләре сүтеп күчәргә мәҗбүр булдылар. Хәзер алар Васильеводагы Молодежный микрорайонына урнашкан.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG