Accessibility links

Кырымда узган елның 14 октябрендә кырымтатарларны эзәрлекләүгә каршы ялгыз пикетларга чыккан кырымтатарларны хөкем итү эшләре дәвам итә.

12 гыйнвар Кефе (Феодосия) шәһәр мәхкәмәсе узган елның 14 октябрендә кырымтатарларны эзәрлекләүгә каршы ялгыз пикетларга чыккан ике кырымтатар - Ремзи Мустафаев һәм Энвер Мустафаевка унар мең сум күләмендә җаза карары чыгарды. Шул ук мәхкәмәдә каралган тагын өч кырымтатарның эше 15 гыйнварга күчерелгән.

11 гыйнвар Акмәчетнең Үзәк район мәхкәмәсе дә 14 октябрь ялгыз пикетка чыккан Рустем Усмановка шундый ук хөкем чыгарган иде.

Әлеге пикетларга чыккан 70ләп кырымтатарның эше инде каралды. Аларга карата административ эшләр ачылган, һәрберсенә 10-15 мең сум күләмендә штраф салынган.

Штрафларның гөмүм күләме 1 миллион сумга җитте. Кырымда, Төркиядә, Украинада һәм башка иллләрдә штрафларны түләү өчен 10 сумлык тиен акчалар җыю марафоны дәвам итә.

Узган елның 23 ноябрендә тоткарланган (бу тоткарлау вакытында милли хәрәкәт ветераны 83 яшьлек Веджие Кашка вафат булган иде) Асан Чапух, Бекир Дегерменджи, Кязим Аметов, Руслан Трубачка карата мәхкәмә утырышы 12 гыйнвар ябык режимда узган. Бу хакта Бекир Дегерменджиның кызы Мавиле хәбәр итте. Өлкән яшьтәге бу дүрт кеше 23 ноябрьдән бирле вакытлы изоляторда тотыла. Саулыгы начарлану сәбәпле Бекир Дегерменджи реанимациягә эләкте, Асан Чапух микроинсульт кичергән. Мәхкәмә бу эш нигезендә гаепләнүчеләрне тагын ике айга сак астында калдырды.

11 гыйнвар Кырымның Югары мәхкәмәсе Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" эше кысаларында Узеир Абдуллаев шикаятен карап аны канәгатьләндермәде. Абдуллаев вакытлы изоляторда сак астында калдырылды. "Кырым бердәмләге" активисты Сервер Мустафаев мәхкәмәнең ябык рәвәштә узганын хәбәр итте.

2016 елның 12 октябрендә Узеир Абдуллаевның Акмәчеттәге өендә узган төнтүдән соң ул тагын дүрт кырымтатары белән бергә тоткарланган иде. Аларны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәдә торуда гаеплиләр.

Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров Кырымда сәяси сәбәптән 60тан артык кырымтатар тоткарлана дип хәбәр итте.

"Крым SOS" хокук яклау оешмасы мәгълүматына күрә, 2017 елда Кырымда 23 яңа "җинаять" эше ачылган, 10 кешене сәяси нигездә иректән мәхрүм иткәннәр, тагын дүрт сәяси тоткынка карата мәхкәмәләр дәвам итә. 2017 елда Кырымнан Русия армиясенә 4800 яшь егет чакырылган. Бу 2016 елга караганда 1300 кешегә кубрәк диелә хисапта.

2014 елдан башлап кырымтатарларны террорчылык, экстремизмда гаепләүләр, урлаулар, үтерүләр, хәбәрсез югалулар, тоткарлаулар Кырымда туктаусыз арта бара.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG