Accessibility links

Дәүләт Думасы җомга беренче укылышта физик затларны ят агент функцияләрен үтәче чит ил медиасы буларак тану мөмкинлеге бирүче канун өлгесен беренче укылышта кабул итте.

Моннан тыш, әлеге документ "ят агент" дип танылган матбугат чарасына юридик зат булып теркәлүне мәҗбүр итә.

Канун өлгесе Думага декабрь уртасында кертелгән иде. Тексттан аңлашылганча, чит ил матбугат чарасы юстиция министрлыгы реестрына кертелгәннән соң бер ай эчендә юридик зат булып теркәлергә тиеш. Әгәр юридик зат моңа кадәр теркәлгән булса, ул да Русия кануннары белән көйләнә торган "ят агент" хокуклары һәм йөкләмәләре ала.

Канунга ярашлы, "ят агент" дип танылган медиа үзенең чыгарылыш мәгълүматында бу хакта тамга куярга тиеш. Тамгалауның тәртибен "башкарма хакимиятнең вәкаләтле оешмасы" көйли диелә. Юстиция министрлыгы реестрына кермәгән, ләкин анда кергән матбугат чараларына сылтама ясаучылар "ят агентларның" статусын күрсәтергә тиеш булачак.

5 декабрь Русиянең юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын “ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары” исемлегенә кертте.

Чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип атау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 25 ноябрьдә имзаланган иде.

Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.

АКШ рәсмиләре Мәскәү гамәлләре тәңгәл түгел, АКШ һәм Русия кануннары аерыла һәм Русия "ят агент" канунын башкача фикер йөртүчеләрне дәшмәскә мәҗбүр итү һәм идеяләрне ирекле алышуга киртә кую өчен куллана дип белдерә.

"Ят агентлар" турындагы канунның кулланылу тәртибе әлеге кадәр аңлатылмый.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG