Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туым җондозы"на 10 ел: керәшеннәрнең гореф-гадәтләре сәхнәдә генә калырмы?


"Туым җондозы" керәшен фестиваль-бәйгесе гала-концерты күренеше, Казан, 13 гыйнвар 2018

13 гыйнвар Габдулла Тукай исемендәге филармония концертлар залы сәхнәсендә "Туым җондозы” керәшен фестиваль-бәйгесенең гала-концерты узды. Фестивальдә катнашучылар саны ел саен арта барса да, керәшеннәрнең миллилеген саклауда шактый күп проблемнар бар, дип сөйләде Азатлыкка чарада катнашучылар.

Быелгы фестивальдә Тукай, Алабуга, Зәй, Сарман, Балтач, Балык бистәсе, Кайбыч районнарыннан килгән фольклор ансамбльләре катнашты. Кайбер катнашучылар әлеге фестивальдә беренче мәртәбә түгел, алар әйтүенчә, бәйгедә катнашучылар саны ел саен арта бара, әмма моңа да карамастан керәшеннәрнең үз миллилеген саклауда бүгенге көндә бик күп проблемнар бар.

Быел "Туым җондозы" фестиваль-бәйгесе 10нчы тапкыр үткәрелде, шуңа күрә кайбер катнашучылар аеруча әзерләнеп килгәннәр. Кайбыч районы Иске Тәрбит авылыннан килгән "Яшь сәүдияр" ансамбле кызлары әбиләрдән калган киндер күлмәкләрдә чыгыш ясый. Ансамбльнең җитәкчесе Любовь Тимофеева әйтүенчә, әлеге күлмәкләргә ничә ел икәнен төгәл әйтеп тә булмый. Бу күлмәкләрне авыл буйлап йөреп әбиләрдән җыйганнар. Мондый күлмәкләрне каян таба алдыгыз дип бик күп артистлар кызыксына, ди Тимофеева.

"Туым җондозы" керәшен фестиваль-бәйгесенә 10 ел
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:07 0:00

Катнашучылар арасында балалар да шактый. Сәхнәгә чыккан малайлар да, кызлар да рәхәтләнеп җырлый да, биеп тә ала. Балаларның күплегенә карамастан, бүгенге көндә керәшен халкының гореф-гадәтләренең күпчелеге сәхнә кысаларында гына кала. Әлбәттә, өлкән яшьтәгеләрне мондый хәл бик борчый. Гореф-гадәтләрне, йолаларны җыю бүген зур проблемга әверелергә мөмкин, ди Зәй районы Сарсаз-Баграж авылыннан килгән Петр Утяганов. Аның сүзләренчә, милли йолаларны белгән өлкән яшьтәге кешеләр олыгая бара һәм алардан гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр турында күбрәк мәгълүмат туплау керәшеннәрне юкка чыгудан саклап калуда зур өлеш кертер иде.

"Туым җондозы” керәшен фестивалендә катнашучылар
"Туым җондозы” керәшен фестивалендә катнашучылар

Галимнәр арасында да соңгы елларда күп бәхәсләр тудырган тагын бер мәсьәлә - ул керәшен халкын аерым милләт итеп, аларның аерым теле барлыгын тану тырышлыгы. Бу мәсьәлә галимнәрне генә түгел, керәшеннәрнең үзләрен дә бик борчый.

"Тарихта, керәшеннәр Явыз Иван чукындырганнан соң барлыкка килә дигән фикер яшәп килә. Әмма, бу дөрес түгел. Керәшеннәр инде Явыз Иванга кадәр бик күп еллар яшәгән халык. Шулай булмаса, керәшеннәрнең мондый матур гореф-гадәтләре, сәнгате бүгенге көндәге дәрәҗәдә сакланмаган булыр иде", ди "Ак каз" керәшен халык ансамбле вәкиле Нина Сәлимуллина. Балачакта ул үзен керәшен дип атарга оялган, чөнки керәшен теле юк, керәшенчә киенсәң башкалар көлгән булганнар. "Нигә мин татар булып тумадым икән дип аптырый идем. Бүгенге көндә исә мин керәшен теле бар икәненә инандым. Керәшеннәрнең үз теле бар һәм ул татар теле түгел. Керәшен алфавиты 1860нчы елларда ук барлыкка килгән", ди ул. Татар теленнән аермасы нәрсәдә дигән сорауга Нина ханым "Керәшен теленең авазлары бераз икенче төрле, киң кулланышка кереп китә алмаса да чиркәүләрдә ул тел саклана. Мин чиркәүдә дә җырлыйм. Анда чын керәшен телендә язылган сүзләр, алар татарча түгел, ул сүзләрне татарлар укый алмый", диде.

"Туым җондозы” керәшен фестиваль-бәйгесе гала-концерты күренеше
"Туым җондозы” керәшен фестиваль-бәйгесе гала-концерты күренеше

"Туым җондозы" фестивалендә Татарстанда танылган артистлар Вадим Захаров, Алинә Әхмәтшина-Майорова, Алинә Давыдова һәм Башкортостанның Бакалы районыннан килгән Марина Карпова чыгыш ясап, катнашучыларга диплом һәм бүләкләр тапшырды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG