Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Мәскәү Русия җыелмасын Олимпиададан читләштерүгә катнашучыларга чикләүләр әзерли


Пхенчханда кышкы Олимпия уеннары узганнан соң Мәскәү Допингка каршы дөнья агентлыгының (WADA) кайбер вәкилләренә карата чикләүләр кертергә җыена.

Бу хакта Федерация Шурасының Дәүләт суверенитетын яклау һәм эчке эшләргә тыкшынуны булдырмау комиссиясе рәисе Андрей Климов сүзләренә сылтанып, Известия яза.

"Климов сүзләренчә, әлеге вакытта Русия җыелмасын Көньяк Кореяда узачак уеннардан читләштерү артында кемнәр торганын ачыклау бара. "Известия"нең парламенттагы ике чыганагы сүз "дистәләп кеше турында" бара һәм аларның барысы да агентлык вәкиле түгел, дип белдерә. Моннан тыш, Федерация Шурасында WADA карарына АКШ Федераль тикшерүләр идарәсе һәм махсус прокуроры Роберт Мюллерның катышы ихтималын өйрәнәләр, дип хәбәр иттеләр", дип яза басма.

Сенатор Климов белдерүенчә, Русия җыелмасын Пхенчхандагы Олимипя уеннарыннан читләштерүдә гаеплеләрне җаваплылыкка тарттыру турында карар 2017 елның декабрендә спортчылар, парламентарийлар һәм дипломатлар катнашындагы җыелышта кабул ителгән.

Җыелышта катнашкан ике парламент чыганагы сөйләвенчә, сүз җинаять эшләре ачу, Русиягә керүне тыю турында барырга мөмкин.

5 декабрь Халыкра Олимпия комитеты (ХОК) Русияне 2018 елда Көньяк Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә узачак кышкы Олимпия уеннарыннан читләштерү турында карар кабул итте. Бу спортчыларның допинг куллануы белән бәйле. Русия җыелмасы 2018 елгы кышкы Олимпиадага кертелмәячәк, шул ук вакытта аерым спортчылар аерым шартлар белән нейтраль флаг астында чыгыш ясый алачак. Русия Олимпия комитеты спортчыларга Олимпиадада нейтраль әләм астында катнашырга рөхсәт бирде.

XS
SM
MD
LG