Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты Татарстан мәдәният министрлыгын тикшерә


Казанда 2017 елда ачылган Һади Такташ һәйкәле
Казанда 2017 елда ачылган Һади Такташ һәйкәле

Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе бюджет акчалары бүленгән, ләкин урнаштырылмаган һәйкәлләр мәсьәләсе нигезендә Татарстан мәдәният министрлыгында тикшерү эше алып бара. Министрлыкның аерым хезмәткәрләре тикшерелә.

Тикшерүгә медиада чыккан мәгълүмат сәбәп булган. Министрлык вәкилләре республиканың өч күренекле шәхесе һәйкәленә бюджет акчасын тоткан дип фаразлана. Ләкин бу һәйкәлләр инде берничә ел урнаштырылмыйча йозак астында сакланып ята.

"Бу хәлләрне ачыклау чаралары үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәсендә процессуаль карар кабул ителәчәк", дип хәбәр итте тикшерү комитеты.

9 гыйнвар көнне "Вечерняя Казань" басмасында Һади Такташ сыны турында язма чыкты. Анда сынчы Мәхмүт Гасыймов 2005 елда мәдәният министрлыгы соравы белән сынны ясавын, тик аның һаман урнаштырылмыйча остаханәдә ятуын сөйли. Сынчы эшнең 980 мең сум торуын һәм үз эше өчен акчаны алуын белдерә. 2017 елның август ахырында, Республика көне алдыннан Казанда Такташка бер һәйкәл ачканнар иде инде.

Моннан тыш Гасыймов ​Нәкый Исәнбәт һәм Мирсәет Солтангалиев сыннарын да ясаган. Аларны шулай ук мәдәният министрлыгы сораган булган, эшләнгән эш өчен бюджеттан акча түләнгән. Сыннар шулай ук урнаштырылмаган.

"Вечерняя Казань" мәдәният министрлыгына бу сыннарның ни өчен урнаштырылмавын сорап мөрәҗәгать иткән, ләкин оешмадан җавап алмаган.

XS
SM
MD
LG