Accessibility links

Ишембайда үз-үзенә ут төрткән Дмитрий Рудов үлгән


Дмитрий Рудов
Дмитрий Рудов

Ишембай шәһәре хакимияте янында үз-үзенә ут төртеп яныдручы "Газпром нефтехим Салавата" ширкәте инженеры Дмитрий Рудов хастаханәдә үлгән.

Бу хакта хастаханә табиплары сүзләренә сылтанып GOROBZOR.RU яза.

Рудовның тәненең 80 проценты янган булган. Табиплар аның хәлен бик авыр дип бәяләгән иде.

Дүшәмбе Башкортстанның Дмитрий Рудов Ишембай мэриясе каршындагы мәйданда үз-үзен яндырган һәм исән калган иде. Үз-үзенә ут төртер алдыннан ул "Протест белдерәм, коррупция!" дип кычкырган.

Рудовның "Газпромнефтехим Салават" ширкәтеннән эшеннән азат ителгән булуы билгеле. Эшеннән канунсыз җибәрүләре, үзенең авыруы һәм дәвалану өчен дарулар ала алмавы турында ул Владимир Путинга хат та язган булган.

Хатын Рудов "Сезнең сайлауларга кадәр даруларсыз исән кала алырмын, дип өметләнәм", дип тәмамлаган булган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG