Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте сайлаучыларның протест җыенына рөхсәт бирмәде


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Казан башкарма комитеты бөтенрусия “сайлаучылар протесты” кысаларында шәһәрдә урам йөреше һәм митинг үткәрүгә рөхсәт бирмәде. Мэрия оештыручыларга белдерү хаты канун таләпләренә туры килми дип белдергән.

Бу хакта Idel.Реалиига Навальныйның Казандагы штабы җитәкчесе Эльвира Дмитриева хәбәр иткән.

Казан башкарма комитет идарәсе җитәкчесе Евгений Варакин оештыручыларга белдерү хаты канун таләпләренә туры килми дип җавап юллаган.

“Чарада катнашучыларның саны өч мең булуын исәпкә алып, аларның, шулай ук чара үткән урынга якын булган, әмма чарада катнашмаган башка кешеләрнең иминлеген тәэмин итүгә оештыручылар ягыннан зур игътибар бирелергә тиеш", дип язган дип Варакин һәм митинглар хакындагы федераль канун таләпләренә туры килми дип бәяләнгән “белдерү хатында күрсәтелгән максат, рәвеш һәм башка шартларны үзгәртергә” тәкъдим иткән.

Дмитриева Казан башкарма комитетының әлеге карарын шикаять итәчәкләре турында белдерә.

15 гыйнварда Русия оппозициясе җитәкчесе Алексей Навальныйның Казандагы штабы шәһәр башкарма комитетына 28 гыйнварда урам йөреше һәм митинг үткәрәчәге турында белдергән иде. Чараның төп максаты – сайлаучыларның тавыш бирүдә катнашудан баш тартуы.

2017 елның ахырында Русия Үзәк сайлау комиссиясе Навальныйны Русия президенты вазифасына намзәт итеп теркәүдән баш тарткач, оппозиция җитәкчесе русияләрне 28 гыйнварда урамнарга чыгарга чакырды.

Русия президентын сайлау 18 мартта үтәчәк.

XS
SM
MD
LG