Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермь мәктәбенә һөҗүм итүчеләр сак астына алынды


Пермьнең 127нче санлы мәктәлбе янында
Пермьнең 127нче санлы мәктәлбе янында

Үткән дүшәмбедә мәктәпкә пычак белән һөҗүм иткән ике үсмерне Пермь мәхкәмәсе ике айга кулга алды.

Утырыш гаепләнүчеләр яткан дәваханәдә үтте, дип хәбәр итә “Новая газета”.

Һөҗүм 15 гыйнвар иртәсендә Пермьнең 127нче санлы мәктәбендә оештырылган иде. Медиа язуынча, уналты яшьлек һөҗүм итүчеләрнең берсе психоневрология диспансерында исәптә торган.

Һөҗүм нәтиҗәсендә 15 кеше яраланды. Алар арасында 4 сыйныф укучылары һәм күпсанлы пычак яралары алган укытучы Наталья Шагулина да бар.

Тикшерү комитеты үтерү нияте белән һөҗүм итү маддәсе нигезендә җинаять эше ачты.

XS
SM
MD
LG