Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар телен яклап ялгыз пикет узды


Салих Сәйфетдинов

17 гыйнварда татар активисты Салих Сәйфетдинов Казанның Бауман урамында татар телен яклап ялгыз пикетка чыкты.

Сәйфетдинов пикет барышында Азатлыка халыкның ирекле үсеше булуын һәм Татарстанда татар һәм урыс телләренең тигез кулланылуын таләп итүен белдерде.

"Сәяси, иктисади усеш белән бергә тел үсеше дә булырга тиеш. Русия президентының 1666 санлы фәрманына таянып Татарстан җирендә туган телне кысу әшәкелекләре кылына. Татар телен кысу аркасында монда татарның тарихын белү, тарихын аңлаудан да өмет өзелә. Татар теле халыкара тел булырга тиеш дип уйлыйм", диде Сәйфетдинов.

Сәйфетдинов фикеренчә, Конституциянең "Татарстанның дәүләт телләре – татар һәм урыс телләре тигез хокуклы", дигән 8нче маддәсе Татарстанда сүздә генә кала.

"Матбугаттан укып белүемчә, күптән түгел Татар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) җавапка тартканар. Мәхкәмә үз утырышын урыс телендә генә алып барган. Утырышның татар телендә дә алып барылуын теләсәгез, үз акчагызга тәрҗемәче яллагыз дип әйтелгән. Бу бер дә дөрес түгел. Ә дәүләт үзе ТИҮдән документларны ике телдә дә алып баруны таләп иткән. Дәүләт иҗтимагый үзәкнең документларны ике телдә дә алып баруын тели икән, мәхкәмәдә дә утырыш ике дәүләт телендә алып барылырга тиеш иде", диде ул.

Плакатлар күтәреп бер сәгать чамасы басып торган пикетчы, үз таләпләренең бер көндә генә тормышка ашмаячагын, моның өчен тырышырга кирәклеген әйтте. "Минем бүгенге пикетта таләп иткәннәрем, ничек кенә булмасын, тормышка ашырылырга тиеш. Моның өчен эшләргә, көрәшергә кирәк. Монда чыгып бастым да шуның белән үз максатыма ирештем дип әйтеп булмый. Кешеләр күрсеннәр. Аларга бу максатны аңлатырга кирәк", дип белдерде Сәйфетдинов.

2017 елның 8 декабрендә "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов та Татарстан хөкүмәте бинасы алдында Татарстан конституциясендәге 8нче маддәнең тулысынча үтәлешен таләп итеп ялгыз пикет уздырган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG