Accessibility links

Кайнар хәбәр

Putin2018 домены 2008 елда ук теркәлгән булган


Владимир Путин 2018 елның 10 гыйнварында үзенең сайлау алды штабында
Владимир Путин 2018 елның 10 гыйнварында үзенең сайлау алды штабында

Владимир Путинның сайлау алды сайты урнашкан Putin2018 домены 2008 елда ук алынган булган. Моннан тыш, Putin2024.ru, Putin2036.ru, Putin2042.ru һәм Putin2048.ru доменнары да теркәлү узган.

Putin2018.ru домены 2008 елның 7 ноябрендә, ул вакыттагы президент Дмитрий Медведев Русия президентлыгы мөддәтен дүрт елдан алты елга кадәр озайтуны тәкъдим иткәннән соң барлыкка килгән. Бу хакта программист Павел Сапачев сүзләренә таянып Ведомости яза.

Күпмедер вакыт доменның хуҗасы булмый тора. Аннары 2010 елдан бирле озак вакыт ул бер физик зат исемендә була.

Путин штабы сүзчесе Андрей Кондрашов белдерүенчә, Putin2018.ru домены Дәүләт Думасында "Бердәм Русия"нең элекке депутаты, интернет-продюсер Константин Рыковныкы булган һәм ул Путин штабына "аны бушка тапшырган". Рыков Путинны президентлыкка намзәт буларак тәкъдим итү инициатив төркеменә кергән. Сайт декабрьдән ясала башлаган, диелә.

Ru-Center мәгълүматына караганда, инде Putin2024.ru, Putin2036.ru, Putin2042.ru и Putin2048.ru домен исемнәре дә теркәлгән. Моннан тыш, Medvedev2024.ru, Kirienko2024.ru, Volodin2024.ru, Dyumin2024.ru, Navalny2024.ru, Sobchak2024.ru домен исемнәре дә теркәлү узган.

Русия президенты Владимир Путин 2018 елда үтәчәк президент сайлауда намзәт буларак катнашачагын былтыр декабрьдә белдерде. Ул Русиядә 1999 ел ахырыннан бирле идарә итә. 13 ел президент, тагын 4 ел хөкүмәт җитәкчесе вазифасын башкарды.

XS
SM
MD
LG