Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: "Казанда һәм Яшел Үзәндә татар зиратларын җимерү җинаяте һаман ачылмаган"


Рөстәм Миңнеханова Татарстан эчке эшләр министрлыгы коллегиясендә
Рөстәм Миңнеханова Татарстан эчке эшләр министрлыгы коллегиясендә

Рөстәм Миңнеханов Казанда һәм Яшел Үзән районында татар зиратларындагы каберлекләрне җимерүчеләр һаман табылмаган, дип белдерде. Ул Татарстан эчке эшләр министрлыгына эзләү эшен көчәйтергә кушты.

"Казанда һәм Яшел Үзән районында татар зиратларын җимерү җинаяте һаман ачылмаган. Бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк", диде Рөстәм Миңнеханов Татарстан эчке эшлрә министрлыгының еллык җыелышында.

Шул ук вакытта президент экстремистик оешмаларга каршы көрәштә министрлыкны уңай яктан бәяләп узды. Ул Чад республикасыннан килгән КФУ студенты үтерелүен, Үзбәкстан ватандашына һөҗүмнең ачылуын билгеләде.

2016 елның 8 сентябрендә Яңа татар бистәсе зиратында йөзләп кабер ташын җимергәннәр иде. "Мәетләрне һәм каберлекләрне мәсхәрәләү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

Былтыр апрельдә Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратында 90лап кабер ташының мәсхәрәләнүе билгеле булды. Авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин бу хәлнең инде дүртенче тапкыр кабатлануын әйтте.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының еллык җыелышында министр Артем Хохорин республикада "Хизб ут-Тәхрир" террорчылык оешмасының эшчәнлеге туктатылды, дип тә җавап тотты. 2017 елда оешманың өч бүлеге җитәкчеләре 16 елдан 19 елга кадәр төрмә җәзасы алуы турында әйтте.

Монан тыш, министр сүзләренчә, "Казанский ножевой бой, "Правый берег" һәм "Партизан-116" дип аталган экстремистик оешмалар барлыгы очыкланган.

Хохорин үз чыгышында шулай ук сайлау алдыннан халыкның сәси активлыгы сизелүе турында да сөйләде. Ләкин, аның фикеренчә, "бу активлыкны үз максатларында файдаланырга теләүче" кешеләр дә бар. "Русия президенты сайлавы алдыннан вазгыятьне какшатырга омтылышлар булачагына иманым камил", ди министр.

XS
SM
MD
LG